Төп кубок бездә калды “Олимп“-2003“ .

2017 елның 24 апреле, дүшәмбе

 

Төп кубок бездә калды “Олимп“-2003“ тренеры Сергей Солодаев, уенчыларның әти-әниләре инициативасы һәм ярдәме белән ел саен хоккей турниры уздыру гадәткә әверелде. Анда катнашу өчен остаз Россиянең башка төбәкләреннән дә командаларны чакыра. Күптән түгел генә Космонавтика көненә багышлап үткәрелгән бәйгеләргә Алабуганың “Серебряные волки“, Казанның “Зилант“ хоккейчыларыннан тыш Архангельск өлкәсенең Коряжма шәһәреннән “Витязь“, Уфадан “Азаматов исемендәге мәктәп“ һәм Тольяттидан “Волгарь“ командалары килгән иде. Мәйдан хуҗалары турнирда җиңү яуладылар. Алабуга һәм башкалабыз хоккейчылары икенче-өченче урыннарны бүлештеләр. Безнең Никита Запольский, турнирның иң яхшы сакчысы, дип танылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International