“Иреклеләр“ булдырды Зәй районы мөхтәсибәте призына ачык республика турнирында районыбызның ирекле көрәшчеләре уңышлы чыгыш ясадылар. Илгизәр Хәмидуллин үз авырлыгында җиңүче булса, Тимур Музлов, Тимур Григин пьедесталның – икенче, Руслан Мортазин, Даниэль Ханов, Раил Исмәгыйлов, Нурсил Шәфыйков, Нияз Усманов, Антон Чибирев өченче баскычларына күтәрелделәр.