ШТРАФ КЫЙММӘТКӘРӘК ЧЫГАЧАК.

2017 елның 21 апреле, җомга

5нче апрельдән соң шиплы тәгәрмәчләрнең барлыгын белдергән билге булмаса, ЮХИДИ хезмәткәрләренә законлы рәвештә автомобиль хуҗаларына я кисәтү, я штраф салырга хокук бирелде. Шул ук вакытта руль артында йөрү буенча “стажлары“ аз булган водительләргә дә “Начинающий водитель“ билгесез юлга чыгарга ярамый. Аларны да шундый ук “җәза“ көтә. Шуңа күрә, ул билгеләрне кичекмәстән алып куярга кирәк. Аларны алу өчен илле-алтмыш сумыгызны кызганып, 500 сум акчагыздан колак кагуыгыз бар. Нәтиҗәдә штраф күләме берничә мәртәбә кыйммәтрәк чыгарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International