Кайсы яхшы: Төркиядәме, әллә чатырда ял итүме?

2017 елның 21 апреле, җомга

Бүген кайберәүләргә ял итәргә кая барырга микән, дип баш ватасы да түгел. Кесәңдә акчаң булса, дөньяның теләсә кайсы почмагына барып алтын комлы пляжларда кызынырга, диңгезләрдәге җылы суда коенырга була. Кем тарихи архитектура белән танышырга тели, алар өчен дә Җир шарында урыннар җитәрлек. Тауларга күтәрелеп, астагы табигать тудырган могҗизаларга карап, рәхәтләнеп ял ит. Кыскасы, күңелең теләгән җәннәт почмагын күрер өчен теләк һәм... акча гына булсын.

Безнең Мамадыш районында кайларда ял итәргә яраталар соң? Әлеге сорау белән берничә кешегә мөрәҗәгать иттем. Араларында иң яхшы ялны туган төбәктән башка күз алдына китерә алмаучы- лар да очрады. Бер ир заты җәй көнендә алачак отпуск ялын “шабашка“ эшләргә файдаланырга җыенуын белдерде. Соңгы елларда чит илләрдә ял итүне кулай күрүчеләрнең зур күпчелеге Төркияне сайлаганнар. Әмма Россия һәм әлеге ил ара- сындагы тотрыксыз сәясәт безнең туристлар ташкынын күпкә киметергә мәҗбүр итә. АЛЬБИНА ФӘСХЕТДИНОВА, Мамадыштагы “Парус“ туристик фирмасының туризм буенча менеджеры: Агымдагы елның өч аенда инде Төркия, Таиланд, Һиндстанга барырга теләүчеләргә 10 юллама бирелде. Май аенда тагын берничә кеше Төркиягә барып, ял итеп кайтырга җыена. Без Россия буенча да автобус турлары оештырабыз. Былтыр 16 путевка буенча якташларыбыз Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, “Алтын боҗра“ шәһәрләренә бардылар, диңгездә ял итәргә барырга теләүчеләр өчен дә автобус турлары бар. ВАКЫЙФ ФАТЫЙХОВ, пенсионер, Югары Ушма авылы: –Моннан ике ел элек сый- ныфташым Әлфәт Бабани- язов ил эчендә сәяхәт итәр өчен автобус турлары бар, тәвәккәлләп әйләнеп кайттыйк мәллә, дигәч, тагын бер сыйныфташыбыз Шамил Исмәгыйловны алдык та, Санкт-Петербургка чыгып киттек. Ул сәяхәттән алган кичерешләрне тел белән генә сөйләп бетерерлек түгел. Гомер буе авылда яшәгән кеше өчен бу зур шатлык булды. Дөрес, яшьрәк чакта, комсомолның өлкә комитеты юлламасы белән, Мәскәүдә бер атна экскурсиядә бул- ган бар иде. Узган гасырның сиксәненче еллар азагында колхозларда яшьләрне калдыру программасы кысаларында мин берничә бала белән (мәктәптә укытучы булып эшләдем) Белоруссиягә бардык. Шуннан бирле ял итү, сәяхәт, дигән нәрсәне оныта язган идек. 2015нче елда Мәскәүгә барып кайттык. Былтыр исә янәдән Белоруссиягә сәяхәт кылырга насыйп булды. Быел бары- рбызмы юкмы, тәгаен әйтә алмыйм. Яшь тә бар, җиденче дистәне түгәрәкләдек, юлларда йөргәндә бу сиздерә. ФӘРИТ ФИЛИППОВ, “Росгосстрах“ иминият компаниясе җитәкчесе: –Дөресен әйткәндә, чит илдә, яисә туган төбәктән ераккарак китеп ял итүне өнәп бетермим. Ә менә тормыш иптәшемә, балаларыма чит илгә барып ял итү ошый. Һәр елны җәй көнендә ике- өч көнгә палаткалар белән Арпач, Костыль күлләре, Нократ елгасы буенда ял итүләргә җитәме соң: саф һава, гүзәл табигать, балык тотулар, учакта ашарга пешерү... Бер елны Төркиягә барган идем, ошатмадым. Аннары районнан читкә эш буенча китсәм, ике район чигендә торган “Мамадыш районы“ язуын сагына башлыйм. Бер иптәшем быел Таиландка барып кайтыйк, дип кыстый кыставын. Бары- рмынмы, юкмы – күз күрер. Кырымга да барырга уйлап торам әле. СВЕТЛАНА АБРАМОВА, “GLOBAL“ туристик фирмасы директоры: –Узган ел чит илгә 20 пу- тевка бирдек. Араларында Доминикан Республикасы, Маврикий кебек экзотик ил- ләргә баручылар да булды. 30нчы апрельгәчә ял итүнең җәйге турларына алдан броньлаштыру акциясе игълан ителде. Быел Таиландны, Берләшкән Гарәп Әмир- лекләрен һәм Вьетнамны сайлаучылар да бар. Автобус турларының да географиясе киңәйтеләчәк. Татарстанның Болгар, Свияжск шәһәр- ләренә, Раифа монастырена барырга теләк белдерү- челәр дә шактыйга җыела. МӘДИНӘ ХӘСӘНОВА, иминиятләштерү компания- се хезмәткәре: –Минем өчен яздан алып көзгәчә хуҗалыктагы чәчәкләрне, яшелчәләрне, җиләк-җимешләрне тәрбияләүдән дә яхшы ял юк. Дөрес, һәр елның февраль аенда санаторийларга барып кайтам. Быел Югары Ос- ландагы “Газовик“ санатори- енда булдым. Яшел Үзән районындагы “Сосновый бор“, Менделеевск районындагы “Ижминводы“ санаторийла- рында да ял итеп, сәламәтлегегемне ныгыттым. Җәен берничә көнгә туган ягым Чүпрәлегә кайтып киләм. РАМИЛӘ А., эшмәкәр: Соңгы елларда чит ил- ләргә еш барабыз. Елга ике мәртәбә барган чаклар да булды. Шул ук вакытта Рос- сиянең көньягында да ял иттек. Былтыр февраль аенда – Вьетнамга, көзен Төркиягә бардык. Кешеләр нигә Мисырны үз итәләр икән дип, анда да барган идек. Дөресен әйткәндә, фирга- веннәр илендә миңа оша- мады. Ә менә бер тапкыр Таиландка баргач, ул илгә сокланып кайттым. Кыйммәт тә түгел, табигате искиткеч, кешеләре мөлаем, күпме архитектура истәлекләре бар! Хәзерге вакытта иң зур хыялым – Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә бару. Быел ул чынга ашмый икән, тагын Төркия белән генә чиклә- нергә туры килер, мөгаен. НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ сораштырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International