Бүген – Җирле үзидарә көне. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан аларны муниципалитет бинасының утырышлар залында хөрмәтләделәр.
“Сез районыбызның үсешенә зур өлеш кертәсез. Моның өчен рәхмәт сезгә“, – диде муниципаль район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин. Районыбызның социаль-икътисадый үсешенә аеруча зур өлеш кертүчеләр район башлыгы һәм район башкарма комитеты Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. “Эш көненнән соң бөтенегезгә ял игълан ителә“, – дип шаяртып та алды Ришат Робертович, муниципал хезмәткәрләренең нормаланмаган эш көннәренә ишарәләп.