ҮЗЕБЕЗНЕҢ АРТИСТЛАР.

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

ҮЗЕБЕЗНЕҢ АРТИСТЛАР “Сәләт” Мамадыш балалар халык курчак театры (җитәкчесе Инсаф Гасыймов) бакчабыз сабыйларына “Как лиса гусенка Гошу утащила” дигән бик эчтәлекле спектакль тәкъдим итте. Балалар үз рольләрен бик оста итеп башкардылар. Аннары, нәни тамашачылар белән әсәр эчтәлеге буенча фикер алыштылар, әкият геройлары үрнәгендә һәрчак яхшылыкка омтылырга, яман гадәтләрне булдырмау өстендә эшләргә кирәк, дигән нәтиҗә чыгардылар. “Сәләт“–бездә көтелгән кунак. Әлеге театр төркемендә үзебезнең бакчабызда тәрбияләнеп чыккан, хәзерге вакытта шәһәребез мәктәпләрендә белем алучы укучылар булуы икеләтә сөенечле. Һәр ике як та бу очрашудан канәгать калды“, –дип хәбәр итә безгә “Әкият“ балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Фирдания Зиатдинова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International