Б алачагы ямьле Шыя буенда узган. Яз көннәрендә ургылып Шыя ага. “Нигә ярсыйсың, җаным, ике-өч көннән барыбер тынычланасың бит”, – дип, су буенда утырырга яраткан Владимир. Ә Шыя аңа игътибар да итми. Ярсып-ташып ага да, ага. Ул аңа үзенең эч серләрен сөйли. “Урта белем алуга, Алабуга медицина училищесына укырга керәм, апам Лена кебек, кешеләрне дәвалаячакмын“,–дип хыяллана. Армия сафларына китә. Аннан чыныгып, матур, җитлеккән егет булып кайтып төшә. Алабуга медицина училищесын яхшы билгеләргә тәмамлагач, юлламаны Казан дәүләт медицина институтына бирәләр. Үз алдына олы максат куеп, имтиханнарны яхшы тапшырып, студент була. Районыбызга табиб-терапевт булып эшкә кайта.
“Йөрәк белән шаярмыйлар!“ Яшем барган саен чирләр дә китеп тор- мый. Йөрәкнең рәте гел юк. Ашап та, эчеп тә булмый. Хәлем авырлашканнан-авыр- лаша. “Поликлиникага барырга, регистратурада чират торырга, аннан талон алырга, табиб кабинеты төбендә утырырга, анализлар артыннан йөрергә...” – дигән уйлардан башка утлар каба. Участок табибыбыз Шәүкәт САТТАРОВ, анализ- лар биреп тикшерелгәннән соң, мине терапия бүлегенә җибәрде. Анда табиб Владимир Саппар улы ШАНГАРАЕВ анализлар нәтиҗәләрен карап, кырт кисте: “Йөрәк белән шаярмыйлар – ятарга”! 10 көн хастаханәдә дәваландым. Табиб кулларыннан килгәннең барысын да эшләде. Рәхмәт инде аңа, иске чирләремне дә игътибарсыз калдырмады. Бүлмәдәшемә: “Бронхит. Ә аллергияң элек эчкән антибиотиктан булырга тиеш”,– диде. Башка төрле антибиотик, тагын бер дару язды. Анализлар тапшырырга кушты. Тапшырды, даруларны эчте, кабат тикшеренде. Сулышын тыңлап ка- рагач, барысы да,–анализларның да әйбәт булуын әйтте. “Вакыт юкка сылтап, үз белдегегез белән дәваланып, чирегезне аздырып йөрисез, күрәзәчеләргә йөрүне хәерлерәк күрәсез”, – дип, шелтәләп тә алды. Ул авыруларның барысын да игъ- тибар белән кабул итә, ачык, елмаюлы йөзе, ике бит уртасы янып тора, шаяртулы сүзләре белән авыруларның күңелен тынычландыра белә, төпле сораулар бирә һәм санаулы минутлар эчендә диагноз куя, дәвалау курсы билгели. Авырулар белән күптәнге якын кешесе кебек эчкерсез сөйләшүе аеруча күңелле. Һәр яңалыкны отып ала, белемен тирәнәйтү өстендә даими эшли, бай тәҗрибәсен теләп уртаклаша. Гаҗәеп дәрәҗәдә тыйнак, итагатьле, намуслы кеше. Ул табибларның серле дөньясына башыягы белән чумган, аны изге эше, дип саный, шуның белән шөгыльләнүенә чиксез горурлана. Хезмәтен яратып, җиренә җиткереп башкара. Табиб хезмәте–катлаулы һәм үз чиратында мактауга лаек эш. Владимир Саппар улының хезмәтләре игътибарсыз калмады. Ул–Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының күпсанлы Мактау грамоталарына ия булган табиб. Район үзәк хастаханәсенең иҗтимагый тормышын-да да актив катнаша. Еш кына үзенең дәртле мари биюләре белән мәдәни чараларны бизи. Менә дигән гаилә башлыгы да әле ул. Хатыны Дина да–шәфкать туташы. Ике бала үстерделәр. Кызлары Маргарита Казанда КФУда укый. Уллары Олег шәһәребезнең икенче санлы лицеенда белем ала. Кош-корт асрап, гөрләтеп яшиләр. Ходай безне әлеге игелекле затлардан аермасын, алар кебек үк, дип әйтмим, аларга охшаган кешеләрне бездән кызганмасын иде.