Дусларыбызга рәхмәт.

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Район газетабызның подписка бәясе арзанрак чакта, Келәүш элемтә бүлекчәсе, 2017нче елның икенче яр- тыеллыгына “Нократ“ һәм “Вятка“ газеталарына йөзгә якын хуҗалыкны яздырып өлгерде. “Хат ташучыла- рыбыз Фәнзилә Гумбина, Зоя Шахтина, Ясирә Камали- ева һәм Юлия Яковлева халык мәнфәгатьләрен кайгы- ртып, бөтен кеше белән уртак тел табып эшлиләр“,–ди элемтә бүлекчәсе җитәкчесе Гөлфия Хаҗиева. Гөлия Гыйльметдинова җитәкчелегендәге Көек-Ерыкса элемтә бүлекчәсе коллективына да, яхшы эшләүләре өчен, рәх- мәтебезне җиткерәбез. “Нократ“ һәм “Вятка“ – әкиятләр белән халыкның башын әйләндермичә, район яңалыкла- ры белән вакытында таныштырып баручы, үз эшләренең осталары турында сөйләүче, якташларыбызның юби- лейлары уңаеннан матур эчтәлекле котлаулар басучы, якыннарыбыз арабыздан киткәндә олы кайгыбызны ур- таклашучы бердәнбер газеталар. Мамадыш газеталары- ның маркасы республика күләмендә югары. Ел саен күп төрле конкурсларда катнашып җиңүләр яулавыбыз да моны раслый. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, киләчәк- тә дә бергә калыйк. Сорауларыгыз булганда, шалтыраты- гыз һәм языгыз, без аларга төпле җаваплар урнаштыры- рбыз. Район газеталарыбызга язылуны соңга калдырма- сагыз иде. Май аеннан язгы мәшәкатьләр, бакча эшләре башлана, башка төрле чыгымнар да арта. Район газетасы якын дус кебек ул. Аннан аерылгач, күңелсез булыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International