Хөрмәтле райондашлар! Аллаһының ярдәме белән районыбызның "Мамадыш совхозы" бистәсендә мәчет төзу эшләре башланып китте. Аның әле бары тик диварлары гына торгызылган. Хәзерге вакытта тулаем мәчетнең эчке һәм тышкы ягын төзекләндерү, тирә-ягын тәртипкә китерү бара. Бу эшләрне башкарып чыгу өчен шактый матди чыгымнар таләп ителә. Сезне дә мәчет төзелешенә хәлегездән килгәнчә үз өлешегезне кертеп Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алырга,олы савапка ирешергә чакырабыз. Мәчет төзелешенә ярдәм итү өчен Низамов Радик Дамир улына мөрәҗәгать итү сорала.Телефон:89063336965.
“Аллаһ йортлары мәчетләрне, бары тик Аллаһка вә ахыйрәт көненә иман китерүчеләр генә торгыза”.
Тәүбә сүрәсе, 18 аять
“Кем мәчет төзи, аңа Аллаһ җәннәттә өй төзер”.
Хәдис-шәриф
Бердәм булсак, мәчетле булырбыз!