ҖИҢҮЧЕДӘ – МАКСИМАЛЬ БАЛЛ Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан билгеләнгән Васил Кәбиров хуҗалыкларыбыздагы тракторларның һәм йөк автомашиналарының, тагылма җайланмаларның, чәчүлек материалларның язгы кыр эшләренә әзерлеген, минераль ашламалар белән тәэмин ителешне тикшереп чыкты. “Мамадыш районының әзерлеге әйбәт. Орлыклар калибрланган. Минераль ашламалар да былтыргыдан күбрәк тупланган“,–диде Васил Сәетович. “Быел, җәй көне яфрактан тукландыруны да кертеп, минераль ашламалар респу- блика таләп иткән күләмнән күбрәк – һәр гектарга 65әр килограмм (тәэсир итү көчендә) кертеләчәк“,–ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ильяс Гаптрахимов. Тикшерелгән хуҗалыклар арасыннан “АПК “Азык-төлек программасы“ җәмгыяте 40 мөмкинлектән 40 балл җыеп беренче урынга чыккан. Икенче урында – “АПК “Тәкәнеш“.