Шимбә көнне хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре, фермерлар “Омар“ агрофирмасындагы матур үзгәрешләрне үз күзләре белән күрделәр һәм аларга югары бәя бирделәр.
Моннан алты ел элек республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ит нәселле маллар үрчетү буенча махсус программа башлаган, аңа безнең районнан өч хуҗалык кергән иде. “Омар“ агрофирмасы шул программа буенча эшләвен дәвам итә. Берничә тапкыр ит нәселле үгезләр кайтарды. Былтыр да Актаныш районыннан ике үгез алып кайттылар. Бракка чыгарылган сыерларны һәм таналарны шулар белән каплаталар. Әлеге маллар менә бу фермада тотыла, – дип сөйләде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе бүлек начальнигы Рәис Гасыймов, җитәкчеләр һәм белгечләр “Омар“ агрофирмасының Керәшен Пакшины фермасына семинарга җыелгач. Бүгенге көндә безнең фермада каплату авырлыгына җиткән кырыклап тана һәм утызга якын бракка чыга- рылган сыерлар бар. Алар, үгез белән каплаткач, монда җиде ай тотыла һәм кабат “Мамадыш“ совхозы бистәсендәге комплекска алып китәләр, шунда бозаулыйлар, – ди ферма мөдире Алексей Мальцев. Маллар фермада бәйләүсез асралалар. Көндез салам рулоннары кертелгән утар- да торалар. Төнгә кертә торган корпуслары – элекке савым абзары. Аның малларга ашарга бирә торган тимер ялгашлары калган. Маллар уртадагы коридорга кереп, алардан фураж белән катнаштырылган сенаж һәм силос ашыйлар. Төнлә ятарга элек савым сыерлар торган өлешкә кертәләр. Андагы сайгаклар алынган, аслыкка коры салам түшәлгән. Икенче ферманың элекке терлекчелек биналары 400 баш савым сыерга реконструкцияләнгән. Анда да маллар бәйләүсез асралачаклар, тизәкләре су белән сыекландырып чыгарылачак. Сыерлар саварга махсус залга кертеләчәкләр. Ул берьюлы 24 савым сыерны саварга көйләнгән. Сауган вакытта сыерлар фураж ашап тора алачаклар. Биредә эшләр белән компьютер идарә итә. Ба- рысы да “АПК “Азык-төлек программасы“ комплексындагы кебек оештырылачак. Сыерларны бозаулату өчен, элекке гаражны реконструкцияләп, аерым корпус әзерләгәннәр. Терлекчелек комплексларын, фермерларны нәселле таналар белән тәэмин итү буенча Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының махсус программасы эшли. Таналарның 1 килограмм тере авырлыгына 30 сум субсидия бирелә. Узган ел ахырында Тауиле фермасын алган Рөстәм Мөхәммәтшин Киров өлкәсеннән 35 баш буаз тана сатып алган иде. Хәзер алар бозаулап бетеп киләләр инде. “Омар“ агрофирмасы да бу программада катнашырга җыена. Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе начальнигы Ильяс Гаптрахимов, хуҗалыкның “Мамадыш“ совхозы бистәсендәге машина-трактор паркында булганда, техниканы быелгы язгы кыр эшләренә яхшырак әзерләүләрен ассызыклап үтте. “Джондир“, “МТЗ“, “К-701“ тракторларының уникесе дә кырга чыгарга әзер. Чәчү комплексларын да, гади чәчкечләрне дә ремонтлап, агрегатларга комплектлап куйганнар. Ике данә куку- руз чәчкечләре, берничә төрле, яңача ясалган тырмалары һәм культиваторлары да бар. “Техниканың куәте көнгә 350-400 гектар җир эшкәртергә һәм чәчәргә җитәрлек“,–диделәр хуҗалык белгечләре. Кыйммәтле культуралардан горчица, кукуруз чәчәргә исәплиләр. Быел бөртеклеләрнең мәй- даннары күбрәк булачак. Көздән ике мең гектарга якын уҗым культуралары чәчеп калдырганнар иде. Һәр гектарга берәр центнер исәбеннән минераль ашламалар да әзерләп куйганнар. Ахырдан үткәрелгән киңәшмә өлешендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ильяс Гаптрахимов терлекчелектәге беренче квартал йомгаклары һәм язгы кыр эшләре чорына планнар турында чыгыш ясады. “Майский“ теплица комбинаты җитәкчесе Римма Ибатуллина җитәкчеләр, белгечләр һәм фермерларның игътибарын биологик ашламалар куллануның өстенлегенә юнәлтте. “Кузаклы культураларны ризоторфин белән эшкәртмичә чәчү – җинаять. Туфрак ярлылана. Орлыкларны гына түгел, җирне дә дәваларга, зарарсызландырырга кирәк. Донникны седератка чәчеп, гумусны баетырга мөмкин“, – диде ул. “Россельхозцентр“ вәкиле ел саен дүртәр тонна суперэлиталы орлыклар сатып алу, югары репродукцияле чәчүлек материалга ихтыяҗны хәл итәргә мөмкинлек тудыруы турында сөйләде. Моннан ун ел элек кенә терлекләрдән артым алу буенча күрсәткечләребез бик мактанырлык түгел иде. Быелның беренче кварталында район буенча һәр баш терлектән уртача 718 грамм артым алынды һәм республикада беренче урынга чыктык. Бу позициябезне сакларга кирәк, – диде районыбыз башлыгы Анатолий Иванов.