ИЮНЬГӘ ЧАКЛЫ ТЫЕЛА.

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасының балык тоту белән бәйле сулыкларында балык тоту 25нче апрельдән 10нчы июньгәчә тыела. Бу барлык тоту коралларына да (бер калкавычлы яисә төптән тота торган кармаклардан башка) кагыла. Кешеләр балыкны су кырыеннан уылдык чәчелми торган урыннарда гына тота алалар. Шул ук вакытта сәнәгать һәм яр буенда тоту Татарстан территориясендә 15нче апрельдән 15нче июньгә чаклы тыела. Уылдык чәчү чорында Урта Идел “Росбалыкчылык“ ТУның Татарстан Республикасы буенча дәүләт контроле, судагы биологик ресурсларны күзәтү һәм саклау бүлегенең дәүләт инспекторлары башка кызыксынган ведомостволар вәкилләре белән берлектә, барлык сулыкларда да көн саен патрульләр оештырачаклар. Бу балык тотуда табигатьне саклау закончалыкларын бозуны һәм аны булдырмауны кисәтү максатында эшләнә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International