Татарстанда муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләделәр.

2017 елның 19 апреле, чәршәмбе

21 апрельдә билгеләп үтелә торган Җирле үзидарә көне алдыннан, Татарстанда иң яхшы муниципаль хезмәткәрләрне билгеләгән бәйгегә нәтиҗә ясалды.

Россиядә Җирле үзидарә көне алдыннан, Казанда республиканың муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр һәм муниципаль берәмлекләрдә иң яхшы иҗтимагый инициатива бәйгеләрендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.

Җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең сыйфатын арттыру максатында 2006 елдан әлеге бәйгене “Татарстанның Муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе оештыра. Шулай ук бишенче ел аны үткәрүдә Россия дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан оешмасы да катнаша.

Иң яхшы авыл җирлеге башлыгы буларак билгеләп үтелгән Вәлия Гыйззәтуллина җитәкләгән Мамадыш районының Кызыл тау авыл җирлеге Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы оештырган “Россиянең иң төзек шәһәр (авыл) җирлеге” бәйгесендә дә өченче ел җиңү яулый. Шушы көннәрдә ул Мәскәүдә Валентина Матвиенко җитәкчелегендәге Федерация Советы карамагында Җирле үзидарә буенча советның торак пунктлар территорияләрен төзекләндерү мәсьәләләренә багышланган утырышында катнашып, Татарстан тәҗрибәсе белән таныштырып кайтты. 

Вәлия ханым сигез авылны берләштергән Кызыл тау авыл җирлеген өч ел җитәкли. Аңа кадәр районның гаммәви мәгълүмат чараларында һәм район хакимияте башлыгы ярдәмчесе булып эшләгән. “Территорияләрне төзекләндерү мәсьәләсен хәл иткәндә, Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә халык белән тыгыз эшләү тәҗрибәсе башка төбәкләрдә зур кызыксыну уята. Федераль, республика программалары безнең республикада уңышлы тормышка ашырыла. Шуңа өстәп, без, дәүләт программалары чараларыннан тыш, химаячеләрне, халыкны да җәлеп итә беләбез. Бездә хуҗасыз җир юк. Халык үзе яшәгән җирлекне төзекләндерүгә үзара салым җыеп та өлеш кертә, өмәләргә теләп чыга, шул рәвешле зиратларыбыз, чишмәләребез чистартыла. Татарстан тәҗрибәсенә бүген ихтыяҗ зур. Россия Төзелеш министрлыгы авыл һәм шәһәр территорияләрен төзекләндерүдә методик тәкъдимнәр эшләячәге мәгълүм булды, анда Татарстанның да бу өлкәдәге уңышлы проектлары урын алачагы әйтелде”, – ди Вәлия Гыйззәтуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International