Пенсия аз булса, өстәмә түләү каралган

2017 елның 18 апреле, сишәмбе

АННА А ЛЕКСЕЕВНА, 76 яшьлек пенсионер.“ Әлеге сорауга Россия Пен- сия фондының ТРның Мамадыш районы буенча идарәсе начальнигы урынбасары ВАЛЕНТИНА ЕЖОВА җавап бирә: –Татарстан Республикасында яшәүче инвалидлык, туендыручысыз калу, социаль пенсияләр буенча иминият пенсияләрен алучы барлык пенсионерларга да федераль социаль өстәмә түләү билгеләнгән. Моның өчен матди тәэмин ителеш (пенсия плюс ЕДВ һәм социаль яклау органнарының түләүләре) Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан ким булмаска тиеш. Федераль өстәмә түләү исә Россия Федерациясе субъектындагы яшәү минимумына җиткерү өчен билгеләнә. Быел аның күләме безнең республикада 8232 сум итеп куелды. Күп кенә эшләмәүче, федераль социаль өстәмәләр алучы пенсионерлар агымдагы елның 1нче февраленнән пенсия күләме артмады, дип борчылуларын белдерделәр. Шунысын исегезгә төшерәбез: бары тик пенсия генә индексацияләнде, яшәү минимумы күләме түгел. Моны мисал белән аңлатабыз. Эшләмәүче пенсионерның гыйнвар аенда пенсиясе – 6135,20, социаль яклау суммасы 448 сум тәшкил итте. Нәтиҗәдә барлык түләүләр 6583,20 сум булды. Бу, күр- гәнегезчә, яшәү минимумыннан ким. Бу очракта аңа 1648,80 сум федераль социаль өстәмә өстәлә. Агымдагы елның 1нче февраленнән пенсияләр 5,4 процентка индексацияләнде. Шуннан соң пенсия күләме 6466,50 сумга күтәрелде: 6135,20х5,4 %. Яңа суммага 448 сум социаль түләүне кушканнан соң әлеге сан 6914,50 сум тәшкил итте. Яшәү минимумы 8232 сумга җиткерү өчен 1317,50 сум федераль өстәмә түләнә. Пенсия, ЕДВ һәм (яисә) социаль яклау органнары аша түләнә торган суммалар үзгәрә калса, федераль өстәмә түләүләр яңадан каралачак, яисә ул туктатылачак. Эшкә урнашкан очракта да түләү бетереләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International