Депутатлар югары бәяләде.

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

“Кайгырту“ ачык күңеллелеге белән сокландырды Шунысын ассызыклап узарга кирәк, әлеге мәсьәләләр хатын-кыз депутатларның аеруча игътибар үзәгендә тора. Алар эш визитын тикмәгә генә “Кайгырту“ үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсеннән башламаганнардыр. Әлеге учреждение 25 ярымстационар урынга исәпләнгән, бервакытта да буш торганы юк. Бүлекчәдә чараларның тулы бер комплексы күрсәтелә: дәвалау һәм гимнастика, компьютерда эшләргә өйрәтү, психоло- гик яктан ярдәм күрсәтү, – ди бүлекчә мөдире Наталья Кекишева. Кунаклар ЛФК кабинетлары, сенсор бүлмәсе, процедура һәм физиотерапия кабинетлары булган медицина блогы, галокамера, намаз уку һәм христианнар өчен аерым бүлмәләр, хезмәт терапи- ясе кабинеты, бирегә килгәннәр өчен ике мәртәбә ашау пешерә торган ашханә белән таныштылар. Татьяна Петровна Ларионова бүлекчәдә тернәкләнү узучы мамадышлылардан монда тудырылган шартларга нинди бәя куюлары, инновацион технологи- яләрнең өлкән яшьтәге кешеләрнең, инвалидларның тормыш сыйфатына ничек ярдәм итүе, аларның теләкләре белән кызык- сынды. Өмет тә, ышаныч та “Кайгырту“ үзәгеннән соң кунаклар “Өмет“ социаль приютына юл тоттылар. Биредә гаиләләре авырхәлдә булган 28 бала тәрбияләнә. Алар монда күңел тынычлыгы таптылар, җылы бинада яшиләр, тамаклары һәрвакытта да тук, белем алалар, үсәләр боларның барысын да депутатлар үз күзләре белән күрделәр. Приют бусагасында ук алар төбәгебезнең аталар советы рәисе Айрат Шакиров, аның ярдәмчеләре һәм ата җилкәсен биредә тойган яшүсмерләр белән та- ныштылар. Нык гаиләләрдә ата-бабаларыннан төрле хезмәт күнекмәләренә “Өмет“тә тәрбияләнүчеләр алар язмышына битараф булмаган мамадышлылардан – чын ирләрдән өй- рәнәләр. Приют бүлмәләре, әйтерсең лә, җәннәт почмагы. Аларны монда эшләүче ха- тын-кыз һәм тәрбияләнүчеләрнең куллары тудырган. Кунаклар балаларның тегү, кул эшләре, кулина- рия, чәчәк үстерү серләрен ничек үзләштерүләре белән бик җентекләп таныштылар. Йокы һәм уен бүлмәләренең, уку залының чисталыгына, җирле курчак театры артистларының осталыкларына бәя бирделәр. Шунысын ассызыклап үтәргә кирәк: приютта тәрбияләнүчеләр- не районыбызның “Ак калфак“ мөселман хатын-кызлар җәмгыяте шефлыкка алды. Бирегә алар һәр шимбә көнне үзләренең мастер-класслары белән киләләр, киләчәктә хуҗабикә булачак кызларны тормышка өйрәтәләр. “Ак калфак“ әлеге эшне “Бергә булдырабыз“ республика проекты кысаларында оештырды. Саубуллашканда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова барлык делегация исеменнән бала- ларга китаплар бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International