Мәктәбебездә татар теле айлыгы башланып китте. Бүген айлык кысаларына туры китереп татар халык мәкальләре һәм әйтемнәре көне үтте. Әйтем һәм мәкальләрне халык иҗат иткән. Алар барысы да кыска, матур хикмәтлеләр. Әйтемнәрнең вазифасы-нәрсәнеңдер сыйфат дәрәҗәсен күрсәтә. Кулланышта бөтеннең өлеше була, ягъни тормыш вакыйгасының бер сыйфатына бәя булып килә. Ә « мәкаль » сүзе безгә гарәпчәдән кергән. Аның мәгънәсе урынлы сүз яки тиешле урында әйтелгән акыллы сүз була. « Мәкаль җыймыйм – акыл җыям», « Мәкаль – сүзнең җиләге» кебек гыйбәрәләр бар.
«Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк», - ди халык мәкале. Ә халык әйтсә хак әйтә. Бүгенге көндә үсеп килүче яшь буынны халкыбызның традицияләре үрнәгендә тәрбияләү – мөһим бурычларның берсе. Балага милли гореф-гадәтләр, милли традицияләр никадәр иртәрәк бирелсә, ул шәхес буларак шулкадәр көчле, телен, илен, милләтен сөя белүче булып үсәчәк.