Мамадыш игенчеләрен имтихан көтә.

2017 елның 5 апреле, чәршәмбе

Иртәгә безнең районга Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе килә.

Усали агрохимиклары ярдәмче хуҗалыгында, “Алык-төлек корпорациясе“ндә, “Старый мельник“та, “АПК “Азык-төлек программасы“нда һәм “АПК “Тәкәнеш“тә техниканың, ындыр табакларының, ягулык салу станцияләренең язгы кыр эшләренә әзерлеге, минераль ашламалар тәэмин ителеш тикшереләчәк һәм арада иң яхшысы билгеләнәчәк. Алар хезмәтне саклау һәм техника кыркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлешен дә игътибарларыннан читтә калдырмаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International