Яшьләрне табигатькә игътибарлырак булырга өндәү максатыннан социаль челтәрләрдә #ЭКОвесна2017 конкурсы старт алды. Җиңүче iPad Air планшетына ия булачак. Бәйгедә катнашу өчен @MINISTERSTVO_ECOLOGIRT аккаунтына теркәлергә һәм үз инстаграм битеңдә капка төбе, парк, сквер, район, шәһәр территориясен җыештырган вакытта төшкән фотоңны #ЭКОвесна2017 хештегы белән урнаштырырга кирәк. Бүләкне инде 22 апрель көнне тапшырачаклар.
Шулай ук тиздән социаль челтәрләрдә #ЭКОвызовпринят дигән үзенчәлекле флешмоб башлана. Анда катнашу өчен өмә вакытында төшкән фотоңны челтәргә куярга һәм #эковызовпринят, #ЭКОвесна2017 сүзләре язып дусларыңны эстафетада катнашырга чакырырга кирәк. Шулай ук быел Экомәктәп, Экогаилә, Экопредприятие, Эковуз бәйгеләре булачак. Татарстан Республикасының “100 яшел почмагы” бәйгесе кысаларында актив балалар бакчалары һәм мәктәпләр үз территориясен матурлау өчен яшел үсентеләр алачак. Районнар да чисталыкта ярыша. Табылган һәм юкка чыгарылган чүп өемнәре, полигонга чыгарылган чүп күләме, макулатура һәм полиэтилен савытлар җыю, икеайлык дәвамында үткәрелгән чаралар ярдәмендә иң чиста муниципаль үзәкне билгелиячәкләр.
2016 елда республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарихында өмәдә катнашучылар саны буенча рекорд куелган. Татарстанның миллионнан артык халкы табигатьне чүп өемнәреннән чистартырга чыккан. Полигоннарга 45 мең кубометр чүп ыргытылган. Республика буенча 600 мең төп агач һәм куак утыртылган. Экологлар быел да шул күрсәткечтән төшмәскә исәпли.
Законсыз ташланган чүп өемнәрен күрсәгез (843)267-68-67 – телефонына шалтырата аласыз
мәгълүмат шулай ук eco.signal@tatar.ru почтасы
+79872169779 номеры буенча WhatsApp һәм Telegram аша кабул ителә