Ләкин... Бу үсеш безне табигатьтән һаман саен ераклаштыра... Кешелек бу аерманы хәзер инде ныграк сизә һәм киредән табигатькә кайту юлларын эзли. Ә нишләп әле кеше ял итәргә умарталыкка юл алмый?!.. Ул бит биредә, бары тик биредә генә үзгә бер рухи дөньяга эләгә ала: ты- нычлык, канәгатьләнү ритмы хакимлек итә, кабатланмас хуш ис, сулыш юллары аша үтеп кереп, җаныңны иркәли. Тавыш, ыгы-зыгы кайдадыр еракта кала – бары тик бал кортлары гына безелди. Аларның очышын күзәтү дә искиткеч ял мизгеле, дияр идем мин: тән һәм җан тынычланып кына калмый әлеге минутларда –бу рәхәтлектән киләчәк тормыш өчен көч- дәрт алуыңны сизәсең. Хәзерге замана барлык төр профессия кешеләренә катгый таләпләр куя: алар үз эшләренең осталары булырга тиеш. Әгәр дә адәм баласы үз һөнәреннән тыш умартачылык белән дә кызыксына һәм бу кызыксыну шөгыль буларак үсеш ала икән, ышанып әйтергә була, ул массадан аерылып торачак. Ә сәбәбе шунда: аның дөньяны күзаллавы башкалар хәбәрдар булмаган һәм хәтта уйлап та карамаган белем белән тулыланачак. Бу белем үзаң дәрәҗәсе үсүгә, җаваплылык хисе көчәюгә китерәчәк, сәламәт яшәү рәвешенә керешергә этәрәчәк һәм шул ук вакытта, иртәгесе көнгә ышанычны арт- тырырып, финанс хәлен ныгытырга да мөмкинлек бирәчәк. Кеше бал кортлары белән шөгыльләнә икән, ул үзен горур рәвештә: “ Мин–иң алдынгы табигать саклаучысы”,–дип атый ала! Тирә-ягыбызга күз салыйк әле – бик күп үсемлекләр һәм хайваннар өчен кешелек ярдәме зару- ри. Дөрес, адәм балалары аларны үз ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен игә яисә асрый. Шул ук вакытта, арыш, бодай – һәммәсе кеше хезмәте белән уңыш бирә, малтуарга зәмһәрир кышларны исән-сау үткәреп җибәрергә тагын кеше ярдәмгә килә. Ә бит бал корты безнең ярдәмгә бигрәк тә мохтаҗ: авыл хуҗалыгын химияләштерү, ашламалар куллану, гер- бицидлар белән агулау, сәнәгать масштабларында урманнарны егу төрле чирләр барлыкка килүенә һәм көннән-көн бал кортларының кырыла баруына китерә. Умартачылар булмаса, алар бал кортларын карап тормаса, ай-яй, хәзергедәй бал кортлары булырлар идеме икән?.. Җир шарындагы барлык чәчәкле үсемлекләрнең 75-80% якынын бал кортлары серкәлән- дерә. Бал кортлары югала икән, бу үсемлекләрнең дә киләчәге юк, дигән сүз бит... Ә бу үсемлекләр белән тукланучы хайваннар дөньясы белән нәрсә булачак? Кешелек белән? Әлбәттә, умартачы, бал кортлары белән, беренче чиратта бал алу өчен шөгыльләнә. Ә бал татлы ашамлык кына түгел, бик күп чирләрдән дәва чыганагы да. Бал – бүләк! Аллаһның без сау-сәламәт яшәсен, дип биргән бүләге! Әйе, бу очрак умартачының дәрәҗәсен тагын да күтәрә һәм бу дәрәҗә белән ул тагын да горурланырга хокуклы. Бал кортлары белән шөгыльләнү үзгә бер белем таләп итә, эссе көндә кояш астында умарталар карау зур түземлек сорый һәм бу очракта бал кортлары үз хуҗаларын “тәрбияли” дә әле. Ашыксаң, кабалансаң, көт тә тор – бал кортлары сиңа зәһәр энәләрен батырачак. Шунлыктан, умартачы үз эшен салмак, төгәл һәм ашыкмыйча башкарырга тиеш. Умарта ачканчы синең эш планың анык, кирәкле әсбаплар кул астында булырга тиеш. Ләкин бал корты чагу котылгысыз. Бу очракта да үзеңне кулда тоту зарур: чәбәләнмәскә һәм түзә белергә кирәк. Куркак һәм авыртуга түземсезләрне бал кортлары өнәми. Шуңа күрә бал кортларын карау физик яктан да, рухи яктан да көчле булуны сорый. Аерып шуныәйтергә кирәк, бал корты чаккан вакытта аңардан үч алу тойгысы уянырга тиеш түгел. Киресенчә, умартачы һәрдаим үзенең бал кортлары турында кайгыртырга тиеш, шул очракта гына, бал кортлары аны мул уңыш белән сөендерәчәк. Ул онытмаска тиеш, аны умартачы диләр, ә аны бөтен кеше дә булдыра алмый! Бал кортлары карау үзгә бер сихри, мавыктыргыч дөнья, аларның яшәү дәрьясы кешеләр өчен үрнәк. Умартаны ачуга иң беренче күзгә ташланганы шул, анда бар да билгеле бер тәртиптә: кырый рамнарда–бал һәм чаршын запаслары, ә уртада - үрчем рамнары. Кәрәздәге күзәнәкләр кабат-кабат яшь кортлар тарафыннан үтә бер түземлек белән чистартыла, тишек-ярыклар прополис белән ябыштырыла. Иң нык җәлеп иткәнне – кортлар ның никадәр тырышлык һәм үҗәтлек белән умартага чаршын һәм бал ташулары! Үз ояларын ничек итеп чит- ят кортлардан саклаулары да безнең өчен үрнәк бу- лырлык. Умарта эчендә бал кортлары бер-берсенә игътибарлы, җаваплырак эшләр барлыкка килгәндә (бал вакытында), алар үзләренең специфик эшләрен калды- рып, башка бал кортларына ярдәмгә киләләр. Эчкер- сезләр – бию рәвешендә башка бал кортларына бал чыганагының кайда, кайсы юнәлештә, нинди ераклыкта икәнен хәбәр итәләр. Авыр, озын кышларда умартада бал запасы бетеп килгәндә, соңгы тамчы балга тикле үзара бүлешәләр, ачлыктан да бер үк минутта үләләр. Һәрбер аерым бал корты үз гаиләсендәге барлык бал кортлары өчен дә тырыша; моның белән алар безгә алыштыргысыз, уйланырлык сабак бирәләр. Әйе, кешелек тә җәмгыять булып яши, ләкин бу җәмгыятьтә һәрбер кеше үз файдасы өчен тырыша. Ничә дәверләр, ә дәверләр эчендә ни- чәшәр мең еллар яшәүче, Җирдә үзен иң аңлы тереклек иясе, дип санаучы кешенең бал кортларыныкы (ә бит алар бары тик бөҗәкләр!) шикелле гадел җәмгыять төзи алганы юк әле. Җәннәт – аналарның аяк астында. Бу умартада бигрәк тә актуаль! Бал кортлары корт анасын һәрдаим чистартып, ашатып, җылытып тора. Ана умартада бер эштә дә катнашмый, бары тик йомырка гына сала. Ачтан үлгәндә дә бал корты соңгы тамчы балны ана авызына сала! Бал корты бер үк вакытта завод-фабрика да – ул үзендә ананы һәм личинкаларны тукландыру өчен сөт, кәрәз төзү өчен балавыз пластиналарын эшләп чыгара, чәчәкләрдән бал, серкә ташый. Бал корты күрә, ис, тәм сизә, җылыны һәм дымлылыкны тоя, ишетә, көн вакытын төгәл билгели. Хәтта югары аң иясе – кеше урманда адаша. Ә бал корты умартадан биш километр китсә дә, төгәл үз умартасына кайта ала. Ә бит ул–бары бөҗәк. Ә ул җитештергән бал, прополис, ана сөте, җый- ган чәчәк серкәсе, перга, тәнгә таралучы корт агуы?! Боларның барысы да кешенең сәламәтлеген ныгыту, савыктыру өчен! Әйе, менә шушы кечкенә генә бал корты безгә иманыбызны ныгытуда булыша, икеләнүчегә туры юлны күрсәтә. Югарыда язылган юлларым бал кортына барыбызда да сакчыл караш тәрбияләнүгә һәм бик күпләргә умартачылык белән шө- гыльләнә башлауга этәргеч булса иде.