Халык бәяне дөрес куя “Чын кеше изге эшләре белән беленә“,–ди халык. Ә халык белмичә әйтми инде ул. Норма авылында туып-үскән, хәзерге көндә Казанда яшәүче авылдашыбыз Илдус Якуповны баш хәрефле “Кеше“ дип атарга була. Авылына, аның кешеләренә мәхәббәте вакыт үтү белән арта гына бара. Бу мәхәббәтен Илдус абый изге эшләре белән дәлилли. Нормадан Бөек Ватан сугышына киткән батырларны мәңгегә тарихта калдыру өчен ул авыл уртасына мемориаль комплекс төзетте. Динне хөрмәт итүе исә авыл мәчете һәм зиратына яңа койма тоту, зиратка таштан юл салу кебек эшләрендә чагыла. Ел саен Илдус абый Рамазан аенда авыз ачу оештыра, Корбан ашлары уздыра. Өлкәннәр көнендә авылыбыз пенсионерларын үзенең күчтәнәчләре белән сөендерде. Бер генә Сабантуй да аның матди ярдәменнән башка узмый. Авылыбыз читендәге дуңгызчылык фермасын алып, анда сары- клар асрарга тели. Авылыбызның берничә кешесе быел эшле булачак, дигән сүз. Бу изге гамәлләре өчен аңа авыл халкының рәхмә- те чиксез. Шушындый улы булуы белән Норма авылы, һичшиксез, горурлана ала. Авыл халкы исеменнән, ИЛНАР ФАТЫЙХОВ.