Мансур Соннарны, Соннар Мансурны күтәрде.

2017 елның 31 марты, җомга

Авыл җирлекләре башлыклары белән берәр төбәккә җыелып анда башкарылган эшләрне карап чыгу һәм иптәшләрчә бәя, киңәшләр бирү районыбызда гадәткә керде. Бу юлы җитәкчеләр Сон төбәгендә булдылар, район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин чираттагысында Соколкада очрашачакларын да җиткерде. Башлыклар авыл җирлегендәге эшләр белән танышуны Кече Сондагы янгын сүндерү депосыннан башладылар. Җирлеккә янгын сүндерү машинасы алып кайтканнар, аны яхшылап ремонтлаганнар һәм гараж салганнар. Ул иске мәдәният йортын сүткәннән калган материаллардан җиткерелгән. Бюджеттан 27 мең сум акча гына тотканнар. Авыллардагы суүткәргеч линияләргә янгынга каршы гидрантлар ясалган. Алар машинаның өч тонналы сыемын санаулы гына минутларда тутырырга сәләтле. “Бу Усали зонасында хәзер алты янгын сүндерү машинасы, уналты су сыемы бар“,–диде Ришат Робертович. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермалары оештыру, маллар сарае салу өчен 200 мең сум субсидия бирә башлагач, бу программада әлеге төбәкнең эшсөяр гаиләләре дә актив катнашып киттеләр. Кунакларга шундыйлардан Югары Сондагы Айрат Ситдыйков һәм Ленар Гыйләҗетдиновның гаилә фермалары белән танышу мөмкинлеге тудырылды. Икесенең дә абзарларында унга якын мөгезле эре терлек тупырдап тора иде. Тагын дүрт кеше 100әр мең сум алганнар. Быел да гариза бирүчеләр бар. Сон төбәгендә алардан башка да малларны күпләп асраучылар шактый. “Егерме гаиләгә ярты бәясенә савым аппаратлары алып кайтып бирдем“,–ди Мансур Фәрвәзетдинович. Ул хезмәттәшләрен Кече Сон мәдәният йортында үткәрелгән киңәшмәдә соңгы елларда әлеге төбәктә башкарылган барлык эшләр белән дә таныштырды. Сон елгасы аша басмалар да ясаганнар, чишмәләр дә ремонтлаганнар, зиратларның коймаларын да яңартканнар, урамнарга таш та түшәгәннәр, Югары Сонда яңа суүткәргеч линияләр сузыла башлаган. Саный китсәң, бик күп алар. Районыбыз җитәкчесе юкка гына аны башкаларга үрнәк итеп куймый. Район башлыгы урынбасары Ришат Сәмигуллин киңәшмәдәге үзенең чыгышын үзарасалым акчаларын җыюга, шәхси хуҗалыклардагы мөгезле эре терлекләр санын арттыруга, гаилә фермалары төзүгә, авыллардан көнкүреш калдыкларын чыгаруга багышлады. 2017нче елга үзарасалым акчалары бөтен авыл җирлегендә дә тулысынча җыелып бетмәгән икән әле. Рифат Мотыйгуллиннан алган гаражларны һәм маллар абзарларын максатчан файлана башларга вакыт җиткәнлеген дә искәртте ул. Шәхси хуҗалыклардан сөт җыю белән районыбызда эшмәкәрләр шөгыльләнә. Моның өчен кооперативлар оештырган районнар да бар. Алар, махсус җайланмалар сатып алып, сөтне суытып тапшыралар һәм аны кабул итү бәяләре дә югарырак була. Киләчәктә бездә дә шундый кооперативлар оештыру зарурлыгы күтәрелде. Районыбыз җитәкчесе Анатолий Иванов җиләк җыючылар арасында да кооператив оештырырга мөмкинлеген әйтте. Авыл җирлекләренә хезмәт күрсәтү үзәге директоры Рәзил Хәсәнов сүзләренә караганда, кайбер төбәкләрдә халыктан су өчен җыела торган акчаларның линияләрне һәм башняларны ремонтларга, насослар алырга, электр энергиясе өчен түләүләргә китә торган чыгымнарны капларга җитмәгәне; авылларда түләмәүчеләргә карата күрелә торган чаралар турында чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International