Аша, балам, аша, дәү үс!

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Балалар ничек ашый? Әлеге мәсьәлә соңгы арада ныклы игътибар үзәгендә: ТР Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында тикшерделәр, аннары Парламентның Социаль сәясәт комитетында. Депутатлар, министрлык һәм төрле ведомство вәкилләре балалар бакчасында хәлләрнең бик җитди булуын, мәсьәләне дәүләт дәрәҗәсендә хәл итү кирәклеген әйттеләр

Балалар бакчаларының туклану темасы моңарчы газетабызның күз уңыннан читтә калып килде. Хәлләр шул дәрәҗәдә үк мөшкел микәнни? Әбәт җитәргә бер сәгать калганда, редакциябезгә иң якын урнашкан мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә “Кояшкай“ мөдире Венера Зиннәтуллинага шалтыраттым. “Хәзер сезгә көтелмәгән кунак килә, каршы алыгыз!“–мәйтәм. Мөдир, шәфкать туташы Резидә Каландарова һәм мин, ак халатлар киеп, ашханәгә узабыз. Ишекне ачуга, яңа пешкән тәмле ризык исләре борынны кытыклады, эссе һава йөзгә килеп бәрелде. Кайнар плитә янында кайнашучылар белән танышам. Шеф пешекче Рания Баки- ева “Кояшкай“да 1992нче елдан бирле (искесеннән үк килгән) эшли, кече пешек- че Альбина Мөхлисованың беренче елы гына. Кухня хезмәткәре Анастасия Никитина маркировкаланган, чиста итеп юылган табаклар, чиләкләр, савыт-сабаны рәт-рәт, тәртип белән тезеп куйган, һаман раковина янында мәш килә. Иртәнге сәгать 6 тулуга эшкә килеп, 154 балага казан асалар. Өлкән пешекче–9 мең, калганнар аннан да кимрәк хезмәт хакы ала икән.Балалар яхшы сыйфатлы, тәмле ризыклар гына ашасыннар, дип җан-фәрманга тырышабыз, кем әйтмешли, күңел җылыбызны да кушабыз, эшнең безгә терәлеп торганы юк. Ә эш шартларына килгәндә, капиталь ремонт ясау программасына зур өметләр баглыйбыз. Менә бу түшәм буйлап сузылган алагаем вытяжка- ларны, иске җиһазларны тиздән алыштырачаклар, диделәр. Яңа алынган элек- триттарткыч һәм яшелчә турагыч эшебезне җиңеләйт- те,–ди Рания. Ул, шулай җай гына сөйләшә-сөйләшә, күз алдымда, яңа пешкән ризыкларны кечкенә банкаларга салып суыткычка куйды. Монысы нәрсә өчен? Әгәр андый-мондый очрак була калса (Алла сакласын!) – экспертизага. Бүгенге “бракераж комиссиядә“ миңа да катнашырга туры килде: ашлар барысы да бик тәмле пешерелгән иде. Көнлек менюга күз салам. Иртәнге аш: “Дуслык“ бот- касы, кофе эчемлеге, майлы ипи; әбәт: суганлы яшел борчак салаты (моңа кадәр свежий яшелчәләр кырып ясаганнар, 1нче марттан пешерелгән, эшкәртел- гән яшелчәләр генә рөхсәт ителә), беренчегә–“Крестьянский“ ашы, икенчегә – изелгән бәрәңге белән сосиска; җиләк-җимеш компоты, арыш ипие; икенче полдник: кайнатылган сөт; тулыландырылган полдник: эремчек запеканкасы, баллы чәй, вафли. Продукция белән махсус тендерда җиңгән җитеш-терүчеләр тәэмин итә, 4,5 тонна бәрәңгене һәм башка яшелчәләрне шәһәребезнең беренче санлы, Көек- Ерыкса, Урта Кирмән мәктәпләреннән алабыз. Подвалыбыз кечкенә, аннары язга чыккач, аның сыйфаты бозы ла бит, шуңа артыгын җыюның мәгънәсе юк. Ата-аналар белән ашау мәсьәләсен беренче җыелышта ук уртага салып сөйләштек. “Теләсә кайсы вакытта килеп кереп, ризыкны кабып карарга рөхсәт!“– дидем, – ди Венера Насыйбулловна. Аның белән икенче каттагы әзерлек төркеменә кердек. Өлкән тәрбияче Лариса Балякина белән шөгыльләнеп утыручы 27 бала без- не кычкырып исәнләшеп каршы алды. Озаклап әңгәмә корып булмады, кече тәрбияче Чулпан Садыйкова ашау тутырган кәчтрүл- ләрен күтәреп менеп җитте. Кечкенә дежурлар – Вика белән Данила, алъяпкычларын киеп алдылар да, аңа булыша башладылар. Балалар дәррәү өстәлләр артына утырдылар. Тәрбияче: “Тәмле булсын!“ – диюгә, кашыклар шакылдарга то- тынды, җитмәсә, дүрт өстәл арасында ашау буенча ярыш оештырып, “Молод- цы!“ – дия-дия, араларында йөрде. Ә сабыйлар, ярыша- ярыша, сыпырттылар гына, пюрены өстәмә дә сорап алдылар әле!

АЛСУ СПИРИДОНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International