Эльмира Зарипова "Өмет" приютында “Бергә булдырачакбыз” проектын тормышка ашыру белән танышты

2017 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

Эшлекле сәфәр барышында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Мамадыш "Өмет" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында “Бергә булдырачакбыз” проектын тормышка ашырылуы белән танышты.

Искәртеп узабыз, 2016 елның ноябрь аенда Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм "Бердәм Россия" Бөтенроссия политик партиясе ярдәме белән әлеге проект старт алды.

"Өмет" социаль приюты районның иҗтимагый оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Мәсәлән, "Әтиләр клубы" активисты, "Гвардия" һава-десант гаскәрләре ветераннарының иҗтимагый оешмасы әгъзасы Айрат Шакиров тарафыннан малайлар өчен практик дәрес үткәрелде.

Приютта "Хозяюшка", "Яшь мастер", "Яшь дизайнер" кебек түгәрәкләр эшләп килә.

Визит ахырында Эльмира Зарипова приютны яхшырту буенча тәкъдимнәрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International