Нинди генә заманча җиһазландырылган мәктәпләр булмасын, белем бирү, заманча технологияләр белән кораллану укытучы өстенә йөкләнгән. Илдә бара торган үзгәрешләр укытучыга яңа таләпләр куя. Традицион укыту белән янәшә яңа технологияләр, инновацион дәресләр үтеп керде. Хәзер укытучыларның хезмәтен дөрес бәяләү буенча да чаралар күрелә: грантлар, төрле өстәмә кызыксындыру программалары булдырылган. Районыбызда мәгарифнең торышы нинди хәлдә, дәүләтнең максатчан программалары ничек үтәлә? Әлеге һәм башка сорауларга муниципаль район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы ИЛДУС ГАБДРАХМАНОВ җавап бирә.