Мамадышта социаль объектларда ремонт барышын тикшерделәр

2026 елның 10 апреле, җомга

               Мамадыш районы буенча бүгенге эш сәфәре барышында Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов һәм муниципалитет башлыгы Вадим Никитин хәзерге вакытта ремонт эшләре алып барыла торган социаль өлкәнең берничә төп объектын тикшерделәр.

              Шуларның берсе булачак хәрби комиссариат бинасы була. Монда эш бар көченә бара. Булачак музей өчен бина да актив әзерләнә. Хәзерге вакытта түбә тулысынча сүтелгән, төзүчеләр терәк конструкцияләрне тикшерү этабына күчкәннәр. Параллель рәвештә тагын ике объектта — Красная Горка авылы клубында һәм мәктәбендә ремонт кайный.

            Монда барысы да расланган график буенча бара. Шунысын да  искәртеп узыйк, бу объектларны максатчан программаларга Анатолий Ивановның Дәүләт Думасы депутаты статусындагы эше нәтиҗәсендә кертеп булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International