Чүп-чарны ничек дөрес утильләштерергә һәм штрафлар түләмәскә

2026 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

         Көннәр җылыту  белән без барыбыз да гадәттәгечә үз йортларыбызны һәм йорт яны участокларын тәртипкә китерәбез. Авылларыбыз һәм шәһәрләребез чиста булсын өчен, калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен дә үтәргә кирәк.

         ККК өчен контейнерларга чыгарып ташларга һәм контейнер мәйданчыкларында җыярга ярамый:

       1. Үсемлек калдыклары: ботаклар, агач кисәкләре, яфраклар, чабылган үлән.

      2. Төзелеш чүп - чарлары: кирпечләр, бетон блоклар, такталар, түбә кисәкләре һ.б. (агымдагы ремонттан калган вак калдыклардан тыш).

      3. Куркыныч калдыклар: батареялар, аккумуляторлар, терекөмешле лампалар, медицина калдыклары. Нар хокук бозган өчен штрафлар: Кагыйдәләрне бозган өчен административ җаваплылык каралган: гражданнар өчен – 2 000 сумнан, юридик затлар өчен – 200 000 сумнан.

            Үсемлек калдыкларын яндырырга яки компостлаштырырга, ә төзелеш калдыкларын утильләштерү өчен лицензияле оешма белән килешү төзергә кирәк.

       Круп зур габаритлы чүп-чар (иске диваннар, велосипедлар, обой калдыклары) белән нишләргә? КГО өчен махсус билгеләнгән мәйданчыкта урнаштырырга. Әгәр ул юк икән, күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә  контейнер янына җыярга, ә авылларда авыл җирлеге башлыгы аша регоператордан чүп – чар чыгарырга заказ бирергә кирәк. 

       Каты коммуналь калдыкларны чыгару мәсьәләләрен регоператор телефон аша кабул итә+7 939 381 34 30 (ККК чыгаруны оештыру буенча диспетчер) info@tko.city

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International