Кырыс бәйге.

2017 елның 28 марты, сишәмбе

Әлеге ярышлар 1973нче елдан бирле үткәрелә башлаган инде. Ул чагында келәмнәргә 14-18 яшьлекләр чыга. Өч елдан алар ике төркемгә бүленәләр. 14-16 яшьлекләр “Яшь ленинчы“ (хәзерге “Сабантуй“), олыраклар “Татарстан яшьләре“ газеталары призлары өчен көрәшәләр. Турнирның тарихына күз салсак, 40 елдан артык ел эчендә анда кемнәр генә келәмнәргә аяк басып, милли көрәшебезне популярлаштырырга үзеннән өлеш кертмәгән. Бүген халык арасында шөһрәт казанган дистәләрчә көрәшчеләребез тәүге җитди җиңүләрен шул “Яшь ленинчы“, “Татарстан яшьләре“ уздырган ярышларда яулыйлар. Шундый турнирлар бик тиздән сабантуйларында көрәшә башлаган яшьләрне спорт дөньясына җәлеп итүдә сизелерлек роль уйный. Әлеге фикерләр беренчелекне ачу тантанасында катнашкан Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, ТР Та- тар-башкорт милли көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин, “Татарстан яшьләре“ газетасының баш мөхәррире урынбасары Атлас Гафиятов чыгышларында да яңгырады. Атлас Хәмидуллович сүзләренә караганда, әлеге турнир безнең районда өченче мәртәбә оештырыла икән инде. Шәһәрдәге 1нче санлы мәктәп, бүгенге политехник көллият спорт залларында уздырылды ул. Ул чагында- гы үткәрү шартлары белән бүгенгесен чагыштырсаң, җир белән күк арасы. “Дуслык“та иркен, көрәшчеләр өч келәмдә бил алышачак, тагын бер келәм спортчыларның тәннәрен яздыру өчен җәелгән, – диде ул. Ярышларның ябу тантанасына югарыда телгә алынган мәртәбәле кунаклардан тыш тагын бер хөрмәтле зат – Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, узган гасырның сиксәненче елларында районыбызны җитәкләгән Фатыйх Сибагатуллин да килгән иде. Ул да турнирның яхшы шартларда уздырылуына соклануын яшермәде. Бәйгеләргә килгәндә, алар кырыс булды. Күп кенә алышларда җиңүчене билгеләр өчен бер очко, соңгы алымны ясау хәл итте. Җиңелгәннәр ярышлардан төшеп калды. Әле моннан унбиш еллар чамасы элек пьедесталга алты-җиде район вәкилләре генә күтәрелсә, соңгы вакытта җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучыларның географиясе киңәя бара. Быел да 17 район вәкиле бүләк алды. Мамадышлыларга килгәндә, безнең беренче команда- быз гомумкоманда беренчелеген отты. Әлеге турнир тарихында икенче мәртәбә шундый уңышка ирешүебез. Моңа без Раил ХӘБИБРАХМАНОВның – 55, Эльмир ВӘЛИУЛЛИНның – 60, Рөстәм ХАНОВның – 65, Данис ХӘКИМОВның 75 килограммга кадәрге авырлыкта – беренче, Илназ ДИМИЕВның (65 кг), Роман ВОЛКОВ- ның (85 кг) икенче урыннар яулавы нәтиҗәсендә иреш- тек. Җиңү яулаган көрәшчеләребез 17-18нче мартларда Башкортостанның Стәрлетамак шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә Татарстан җыелма командасы составында җөмһүриятебез данын яклаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International