Авыл хатыны булып яшәүгә ни җитә.

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Календарьга күз салсаң – шаклар катмалы: нинди генә көн юк анда! Көн дә бәйрәм, көн дә туй дигәндәй, һәр көнне сәбәп табып, тәм-томнар пешерергә, ир-атларга 50 грамм белән бәйрәм хөрмәтенә тамак төпләрен чылатырга мөмкинлек бар. Шул бәйрәмнәр арасында 8нче Март – Халыкара хатын-кызлар көне аеруча кадерлеләрдән санала. Шул уңайдан бер дата искә төшеп китте бит әле. Баксаң, ок- тябрь аенда Халыкара авыл хатыннары көне дә календарьда бар икән, ләбаса. Шуңа күрә язмамны шушы көннәрдә барча гүзәл затлар белән билгеләп үтүче, бөтен гомерләрен авылга багышлаган хатыннарга багышларга булдым. Алар булмаса, шәһәрдә яшәүчеләрне ит-сөт һәм башка ашамлыклар белән кем тәэмин итәр иде икән? Шулай да ничек яшиләр соң бүгенге авыл хатыннары? Замана белән бер адымда атлап баручы, дип әйтергә яраткан шәһәрләрдән ерак яшәсәләр дә, алар да камиллеккә, үсеш-үзгәрешкә омтыла. Араларында үзләренең төбәкләре язмышын кайгыртуны үз җилкәләренә алган, җитәкче кәнәфиен биләгән хатын-кызлар да җитәрлек. Авылда гомер кичерүче гүзәл затларыбызга Мамадыштагы тренажер заллары булган, бассейнлы «Олимп» спорт сәламәтләндерү комплексы һәм башка спорт заллары бик тәтемәсә дә, тормышларыннан зарланмыйлар. Алар өчен ихатадагы мал-туар арасында кайнашу, өй җыештыру һәм башка эшләр көне буена физик күнегүләрне алыштыралар да инде. Авылдагы өеннән берничә йөз метрда урнашкан кибеткә, авыл җирлегенә почтага, медпунктка барып килсәләр дә, тәннәренең язылуын, сулышларының ачылуын сизәләр. Аларның да шәһәр хатыннарыннан калышмыйча, матур киенеп концерт-спектакльләргә йөрисе киләдер. Әмма алар гомерләренең күп өлешенең газ плитәсе янында ашарга әзерләп, кер юып кына үтүенә карамастан, зарланмыйлар. Апалар, түтиләр, шунысы кызганыч, бүген арагызда оекбаш-бияләйләр бәйләп, вакытларын уздыручы яшь хатын-кызлар сирәгәя бара бит: нәрсәгә мәшәкатьләнеп торырга, Мамадышка базарга килдең дә, теләгәнен сатасың да аласың, янәсе! Авылларда да ашау пешерүдә заманча техникалар өстенлек алды. Бүген өйдә юылган керне элеккеге кебек су буена алып төшеп тә чайкыйсы түгел. Бу эшләрне әбиләребезнең генә түгел, моннан берничә еллар элек авылга килен булып төшкән яшь хатыннарның да төшенә кермәгән автомат кер юу машинасы башкара. Элек бит болар берсе дә булмаган, ничек өлгергәннәр? Әлеге сорауны кайсы авыл хатынына гына бирсәң дә, җаваплары бер төсле яңгыраячак: “Өлгердек инде. Фермага кояш белән бергә йокыдан торып эшкә бардык, бөтен эш кул хезмәтенә көйләнгән иде, көянтәләп суын ташыдык, кул белән икешәр дистә сыер саудык. Җәй көннәрендә кул белән печән чаптык, утынын әзерләдек. Җитмәсә, колхозлар чөгендер җире бүлеп бирәләр иде, рәт араларын кул белән эшкәрттек, көзен кул белән алдык. Ярый әле элек һәр гаиләдә диярлек балалар күп иде: аларның ярдәмнәре аз булмады һ.б.“ Замана ничек кенә үзгәрмәсен, авыл хатыннары бүген дә төп сыйфатларын югалтмыйлар: алар һаман да гади дә, җор телле дә, уңган да, менә дигән әни, хатын да булып кала бирәләр. Алар туган авылларының матурлыгын, тынычлыгын, күкрәк тутырып суларлык саф һавасын шәһәрнең күз иярмәслек тормышына алыштыралар, ди мени. Кендекләре яшьли авылга береккән хатыннарны шәһәргә, алтын таулары вәгъдә итсәң дә, куып булмый. Салада яшәүче апалар, түтиләр, киләчәктә дә чып-чын авыл хатыннары булып яшәгез әле!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International