“Халык контроле“ ярдәмгә килә.

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Халыкның социаль тормышының “нервы“ узган елның октябреннән бирле гамәлдә инде. Ул берөзлексез сантех челтәрләрендәге, электр хуҗалыгындагы, домофоннар белән бәйле кимчелекләргә кагылышлы телефон шалтырауларын, гаризаларны, телдән әйтелгән хәбәрләрне кабул итә. Әгәр телефон эштән соң, әйтик, кичен, төнлә, яисә иртүк шалтырый икән, ул диспетчерның кәрәзле телефонына күчә һәм теләсә кайсы очракта теркәлә. Халык белән элемтә буенча белгеч Галина Панфилова мине көн, адрес, фамилия һәм телефон номерлары, гариза бирүченең проблемасы асылы күрсәтелгән һәм аны кем хәл итәргә тиешлеге язылган журнал белән таныштыра. Шунда ук гаризаның кем тарафыннан үтәлүе, ниләр эшләнгәнлеге, үтәүченең, гариза бирүченең һәм ТОС рәисенең куллары куелган бланклар тегелгән. Җурналга күз салганнан соң, проблемаларның тәүлек дәвамында хәл ителүенә һәм бу юнәлештә тиешле контроль булуга игътибар итәсең. Мамадыш – әллә ни кечкенә шәһәр түгел. Урам- нары белән тыкрыклары гына да – 177, аларның гомуми озынлыгы 120 ки- лометр чамасы тәшкил итә. Шуңа күрә бер коммуналь хезмәтнең генә безнең зур һәм катлаулы хуҗалыкка күз-колак булып бетермәвенә аптырарга кирәк түгелдер. Шәһәрдән тыш “Мамадыш“ совхозы бистәсе дә бар бит әле. Төзекләндерелгән, күпкатлы йортлары булган әлеге торак пункты да соңгы елларда үзенә игътибарны таләп итә. Ишеп яуган кар чистартылмаган урамнар моңзарларга сәбәп була, баганалардагы янып чыккан лампочкаларның шунда ук алыштырылуын телибез. Табигатькә аяк баскан яз да кар чистарту буенча сезонлы мәшәкатьләр, бо- злавыклары һәм куркыныч сөңгеләре, агынты сулары белән проблемалар алып килә. Нишләргә? Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар ФӘТТАХОВ мамадышлыларны җирле властька шәһәр тормышына кагылышлы проблема- ларны хәл итүдә ярдәм итәргә чакыра. Тәүлек әйләнәсендә эшләүче “Кайнар линия“ диспетчерлык хезмәтенең 3-36-00 телефонына барлык дәгъвалар, теләкләр, киңәшләр кабул ителә. Төзекләндерү тармагына карасынмы ул: урамнарны, тротуарларны чистарту, урамнарны яктырту, күпкатлы йорт ишегалларын тәртиптә тоту, канализация һәм суүткәргеч челтәрләренең төзексезлеге, яшәү куркынычсызлыгы, хуҗасыз этләр, ауган агач... Проблемалар көндәлек тормышыбызда җитәрлек. Аларны вакытында хәл итәргә кирәк. Шуңа күрә безгә киңәш-табыш бирсәгез, бу муниципаль хезмәтләрнең эшен, кискен проблемаларны, тыныч яшәргә комачаулаучы башка кимчелекләрне хәл итү вакытын кыскартыр иде, – ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International