Сәламәт булыйм дисәң, су эч.

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Безнең эчәклегебез бүгенге көндә тәнебездә иң күп эш башкаручы әгъзадыр, мөгаен. Эчәклектә ашаган ризыкны үзләштерү тәмамлана. Аның эшчәнлеге дөрес булса, канга тән өчен кирәк булган бар нәрсә дә эләгә.

Ләкин бик еш бу эшчәнлек дөрес булмый. Эчәклек эшчәнлеге бозылуның иң киң таралган формасы — эч кибү (кату). Статистика күрсәткәнчә, эч кибү белән 80% халык интегә. Һәм бу проблема бүген генә тумаган. Һәр чор табиблары эч кибү белән көрәшү юлларын эзләгәннәр. Көн саен тәрәт итмәгән кешенең эчәгесе иртәме-соңмы барыбер тыгыла. Чыгып бетә алмаган ризык калдыклары череп канны агулый башлый. Организм туган проблеманы үзенчә хәл итәргә тотына. Матдә алышу продукциясенең бер өлеше тире аша, икенче өлеше бөер, бавыр аша чыгарыла башлый. Моны булдыра алмаганда, тәндә ком, ташлар барлыкка килә. Алар сөяккә, бөер-бавырга таш булып утыра, бөтен әгъзаларның эшчәнлеген боза. Боларны кеше «сәбәпсез» баш авыртуы аллергияләр, буын, умыртка баганасы авыртуы, хәл китү, иммунитет кимү итеп сизә. Һәр кеше эчәгенең көндәлек эшчәнлеген кайгыртырга тиеш. Беренче чиратта, бу су эчү тәртибенә бәйле. Йокыдан уянгач, бер стакан салкын су эчәргә кирәк. Берәр бал кашыгы лимон суты, аңа әзрәк тоз өстәсәң, бигрәк тә әйбәт була. Аннары кул белән эчкә массаж ясап җибәрсәң, эчәкләр хәрәкәткә килә. Көн дәвамында үзеңне су эчеп торырга өйрәтсәң, эшкәртелмәгән ризыклар юылып чыгалар. Күп кеше аз эчә, хәтта иртәнге чәен дә эчеп бетерми. Аларга һәр 20-30 минут саен 2-3 йотым су эчәргә киңәш ителә. Көн дәвамында 5-10 стакан су эчелергә тиеш. Әгәр йөрәк яки шеш бирә торган бөер авырулары булмаса, күп су эчүдән бернинди зыян юк. Әз күләмдә еш эчелә торган су организмга авырлык тудыр- мый. Сәламәт булыйм дисәң, даими су эчеп торыгыз. Эч кипкәндә ашауны дөрес оештыру да бик мөһим, һәр ашауны, яшелчә-җимешләрдән башларга кирәк: кыяр, помидор, кишер, чө- гендер, әче торма, алма кабак, карбыз, кавын һәм башкалар. Эчәкләрне банан яхшы чистарта. Иртәнге ашка кадәр сут эчү файдалы. Шулай ук слива, томат, кабак, кишер, чөгендер, алма сутлары эчәгенең эшчәнлеген яхшырталар. Ә виноград суты, киресенчә, эчне тынгысызлап җибәрергә мөмкин. Укроп, петрушка, суган, сарымсак та аның эшен уңайлата. Карабодай, солы, арпа ярмасыннан төрле боткалар бик файдалы. Кыздырган ризыктан тыелырга кирәк. Иткә караганда балык, балыкка караганда чикләвек, эремчек, оеган сөт ашау хәерлерәк. Шул рәвешчә ашау һәм эчүнең бер айдан ук файдасы сизеләчәк. Инде тәрәтне тулысынча рәтлим дисәк, эчне йомшарта торган үләннәр дә кулланырга була. Сенна яфрагы, каз үләне, җитен орлыгы һәм кычыткан файдалы. Һәрберсен 50 грамм алып катнаштырып бол- гатырга. Шуннан соң 1 аш кашыгы алып термос эчендә 2 стакан кайнар су белән пешекләп 20 минут тотарга. Бу суны ашарга ярты сәгать кала ярты стакан эчәргә. Тәрәт никадәр ешрак һәм сыеграк — шулкадәр яхшырак. Инде эш кешесе бу төнәтмәнең ярты күләмен генә дә куллана ала. Эчә- генең дөрес эшчәнлеге күп авырулардан саклый. Әгәр эч кату (кибү) билгеләрен сизсәгез, моны игътибарсыз калдырмагыз. Нәрсә ашап, нәрсә эчкәнегезне, дару үләннәре дә бар икәнне онытмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International