Сыер саварга кызыгып утырам...

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

“Килеп җиттегезме?” – дип, гел шатланып каршы ала безне бакча күршесе Мөсәббиха әби. Үз балаларын күргәндәй куана, җилкәдән сөя-сөя хәлләрне сораша. Ул ара да булмый, чәй эчәргә, дип кыстый башлый. Мич коймаклары , бөккәндучмаклары гаҗәеп тәмле була аның. Менә шундый ул Түбән Яке авылында яшәүче Мөсәббиха Фәйзрахман кызы Гарипова. Баксаң, быел тормыш иптәше Вакыйф бабай белән бергә тормыш корып яши башлаганнарына 55 ел була икән. Аларны котлап чыгарга миңа да насыйп булды.

Мөсәббиха 1938нче елда Түбән Яке авылында дөньяга килә. Әтиләре сугышка киткәч, әнисе кочагында дүрт кыз кала алар. Дүртенче классны тәмамлаган кызчык колхозда эшли башлый, әнисенә сыер саварга булыша. “Тилмереп үстек. Аягыбызга да, өстебезгә дә юк иде, шуңа күрә укып та булмады”, – дип искә ала ул вакытны Мөсәббиха әби. Гомер буе колхозда сыер сава. Үз эшен яратып һәм намус белән башкара ул. 1993нче елда лаеклы ялга чыга, ләкин ялга чыктым дип, фермадан китми, ике ел таналар карый. Башкарган хезмәте тиешенчә бәяләнә Мөсәббиха әбинең. Мактаулы исемнәрен, Рәхмәт хатларын, грамота һәм дипломнарын, медальләрен саный китсәң ... “Унынчы бишьеллык ударнигы“, ике ел рәттән “Со- циалистик ярыш җиңүчесе”, “Коммунистик хезмәт ударнигы” билгеләре, “Фидакарь хезмәте өчен“, “Хезмәттәге казанышлары өчен” медальләре, 1986нчы елда “Халыклар дуслыгы” ордены белән бүләкләнә ул. Авыл һәм район советы депутаты булып та тора. Бу истәлекле бүләкләрнең барысын да кадерләп саклый Мөсәббиха әби. Фотосурәте дә хезмәт еллары дәвамында Мактау тактасын гел бизәп тора. Вакыйф бабай белән бергә гомер итүегезгә быел 55 ел бит әле, – дип, гаилә кору серләрен сорашам. Озак очрашып йөрмәдек. Бары ике ай чамасы гына туры килгәндер, аннан инде Мөсәббиханың кулын сорадым. Каршы килмәде, риза- лыгын бирде, – дип елмаеп, сүзгә кушылды Вакыйф бабай. Ул вакытта гел эштә идек бит инде. Бүкәнле, Дегетле авылы юлларын башта тракторда, аннан машинада көн дә таптадык. Җәй җиткәч, көненә өч тапкыр сыер саудык, аның өстенә, чөгендерен дә утадык, бәрәңге җирен дә эшкәрттек. Вакыйф бабаң озак еллар буе тракторчы булып эшләде. Шулай да, кичләрен яшьләр авыл клубы тирәсендә җыелыша иде. Менә шундый кичләрнең берсендә Вакыйф белән якыннанрак аралаша башладык та инде, озакламый никахлашып та куйдык, – дип искә алып сөйләде Мөсәббиха әби. Кыен хәлләргә юлыксалар, бергә җиңеп киләләр, берсенберсе хөрмәтләп яшиләр алар. Тормыш булгач төрлесе бу- гандыр инде, ачуланышкан вакытларда ничек килешә идегез? – дигәнгә: Андый вакытлар булмады, Вакыйф бабаң үзе бик ты- ныч холыклы, балаларга да тавыш күтәреп эндәшми,– диде ул чын күңелдән. Килен булып төшкәч тә, яраткан хезмәтен дәвам итә Мөсәббиха әби. Үзе эштә вакытта балаларны каенанасы караша. Тормы- шлар җайлана башлагач, 1975нче елда, үз йортларын да салып чыгалар. Яңа йорт- ка күчкәнче бер-бер артлы дүрт кыз бала дөньяга килә. Олы кызлары – Гүзәлия авылда китапханәче булып эшли, Рәмзия–Түбән Камада заводта, кече кызлары Гөлсирә Түбән Яке мәктәбендә укытучы, укыту эшләре буенча директор урынбасары хезмәтен башкара. Икенче булып туган кызлары – Рәсилә апаны 2010нчы елда авыру дөньядан алып китә. Гаиләгә бу көтмәгән кайгы авыр хәсрәт булып ята. “Бер кешегә дә бала хәсрәте күрергә язмасын. Аннан да авыр, аннан да бәгырьне өзә торган кайгы юк”, – дип, күз яшьләрен сөртеп алды ана кеше. Кызлары Гүзәлия апа да, әти-әнисе кебек, авыл хезмәтен ярата. Үз йорты белән яши, тол калса да, улы белән бергәләп күпләп мал асрыйлар. Бүгенге көндә алты сыер, дүрт бозау, ике ат аларның хуҗалыгында. –Балачактан ук әнигә ияреп сыер саварга фермага йөр- дем. Әле ул вакытта минем кебекләрне фермага кертмиләр, җитмәсә кечкенә буйлы идем. Урта Кирмәндә укып йөргән чакта да, әнигә булышам дип, бер кайтмый калмаган көнем булмады. Әни колхоз – совхоз вакытларында беренчелекне бир- мәде. Шул да тәэсир иткән- дер инде безгә, – диде ул. –Ферма беткәч, эшләмәсәм дә кыен булды. Күз яшьләре белән озатып калдык алып киткән малларны,–дип өстәп куйды Мөсәббиха әби кызының сүзләренә кушылып. –Үзебезне- келәрен бетергәнгә 2-3 ел чамасы гына әле. Хәзер дсыер савар идем, телевизордан күрсәткәндә кызыгып утырам, тик балаларым гына: “Сөтен дә, маен да үзебез бирәбез, олыгай- ган көнеңдә ял ит“– диләр, картлык та үзенекен итә инде, – дип уртаклашты ул үз фикерләре белән. ... Бу көнне дә Мөсәббиха әби безне мич коймагы, мич бәрәңгесе пешереп сыйлады. Мичтә пешкән ризык икенче инде ул. Шуңа аны сүттермәдем. Балалар килгәч тә мич ризыкларын яратып ашыйлар. Ризык пешереп, табынны әзерләгәч шалтыратып чакырам. Аллага шөкер, килеп җитәләр, –диде. Чыннан да, бигрәк тәмле Мөсәбиха апаның мич ашлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International