Игелекле эшләр бик кирәк заманда яшибез. Игелекле гамәлләр кылырга омтылыш һәр кешенең күңелендә булырга тиеш. Мәктәптә укырга, язарга, математика, чит телләргә өйрәтү белән бергә мохтаҗларга ярдәм итәргә дә өйрәнәбез. Хәйриячелек буенча беренче тәҗрибәне мәктәптән үк алып чыккан балалар алга таба да игелекле гамәлләр кылачаклар– һәм алар моны чын күңелдән башкарачаклар. Бүген өлкәннәр яшүсмерләрне, яшьләрне каты бәгырьлелектә, миһербансызлыкта гаепләргә яраталар. Бу – дөрес түгел. Бүгенге көн балалары да башка кешеләр хакын риясыз хакларга, кайгыртырга, булышырга яраталар. Өлкәннәргә үсеп килүче буынны үз артларыннан ияртеп, үрнәк булырдай игелекле эшләренә балаларны да тартырга гына кирәк. Игелекле эшнең иртәсе-киче юк. Изгелек эшен озакка сузарга ярамый дигәндәй, район газетасы битләрендә чыккан әлеге белдерүне укуга, акциягә сыйныф җитәкчебез Ринат Миннегаян улы Хәйруллин белән без дә кушылырга булдык. Игелекле гамәлләрне болай да кылып торабыз анысы. Үзебез шефлыкка алган Бибинур әбиебездә дә бик еш булабыз, язгы айларда зират өмәләрендә катнашабыз, чишмәләребезне хәстәрлибез, агач утыртабыз һ.б. Бу юлы да тупланганлыгыбызны, бербөтен икәнлегебезне күрсәттек. Сыйныфташыбызның Нократ Аланы шәһәрендә катлаулы оперциягә мохтаҗ туганы барлыгын белә идек инде. Күптәннән аңа ярдәм күрсәтәсебез килеп йөрдек. Беренче эш итеп зур форматта баннер ясадык, мәктәптә хәйрия ярминкәсе уздыруга әзерләнә башладык. Иртәгә ярминкә, дигән көнне һәркайсыбыз кичтән мәктәптә сату өчен төрле әйберләр әзерләдек. Сату өстәлләребез бик бай булып чыкты. Мәктәп укучылары да, укытучылар да бу көнне бәйрәм көткәндәй көтеп алдылар. Күңелле музыка астында ярминкә гөрләде. Бу –искиткеч күренеш. Сатканы да, алганы да үзенең игелекле эштә катнашуын аңлап эшләде. Алар моны бик теләп башкардылар, кемнеңдер гомерен саклап калу, кемнеңдер авыруын бераз басар өчен чын күңелдән ярдәм итәргә омтылуларын күрсәттеләр. Җыелган бөтен сумманы шул көнне үк умыртка бага- насын төзәтү буенча катлаулы операция көтүче Гөлназ Сәлләмова фондына (“ВКон- такте“дагы сәхифәсе https:// vk.com/gulnazsallamova) күчердек. Бик игелекле гамәл булды бу. Күңелләр рәхәтләнеп китте, җанга ниндидер тынычлык иңде. Бик тиздән без мәктәп белән хушлашып, төрле якка таралырбыз. Кайда гына йөрсәк тә безне бу игелекле эшләребез озата барсын, бәла-казалардан сакласа иде. Рәхмәт яраткан “Нократ”ыбызга, шушындый мөмкинлек тудырганы өчен.