Мамадышка иң көчле волейболчылар җыелды.

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

16нчы марттан 19нчы мартка кадәр Мамадыш төбәге ТР-ның X “Авыл яшьләре“ җәйге спорт уеннары кысаларында волейбол бәйгеләрен кабул итә. Әлеге ярыш җәй аенда Зәй муниципаль районында үтәчәк уеннарга сайлап алу этабы булып тора. Безгә күрше-тирә төбәкләрдән 16 волейбол командасы килде. Алар “Олимп” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе базасында 5 төркемгә бүленеп уйныйлар.
-Барлык командалар да зур әзерлек белән килгән. Әмма беренче уеннар күрсәткәнчә, бәйгенең лидерлары да бар. Бу исемлеккә мәйдан хуҗалары мамадышлыларны, Байлар Сабасы, Буа командаларын кертергә мөмкин. Очрашулар нәтиҗәсендә 1-4нче урыннарны яулаган командалар алдагы турга уза,- дип сөйләде республиканың “Уңыш” җәмгыяте рәисе Видади Мәхмүтов.
Финал очрашулары иртәгә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International