Әлеге жәнлек, бик сирәк булса да, Кирмән, Соколка, Келәүш төбәкләрендәге катнаш һәм ылыслы урманнарда очрый. Тычканнан аз гына зуррак. Шулай ук кимеручеләргә керә. Көндезге тормыш алып баралар. Борын тирәләрендәге мыекла- ры, тычканнарныкы һәм куселәрнеке кебек, еш hәм озын түгел. Урманчылар һәм табигать белгечләре тарафыннан исәпләре алып барылмый. Урманнарга якын авылларга, инеш буйларына да килеп чыгалар.