Бөтен пай җирләре үзләрендәге КФХларга һәм көнбагыш чәчү белән шөгыльләнүче “Казиле агро“ җәмгыятенә тапшырылган, килешүләр төзелгән. Җирлек территори ясендә бүген сигез КФХ исәпләнә. Аларның бишесе – игенчелек, икесе – мөгезле эре терлек, берсе ат асрау белән шөгыльләнә. Түбән Кыерлы авылындагы Газизҗан Шакирҗанов фермасында 118 баш мөгезле эре терлек, шуларның 68есавым сыерлар. Биредә, әтисе Нияз Шәмсетдинов булышлыгы белән, Дамир Кәримовның крестьян-фермер хуҗалыгы да уңышлы гына эшли башлады. Аларның җиде йөз гектардан артык җирләре бар. 2015нче елның көзендә 350 гектар арыш чәчеп калдырган булганнар, һәр гектарыннан былтыр 27шәр центнер уңыш алганнар. Былтыр көз 250 гектар уҗым чәчкәннәр. Каршыларындагы пуҗымны сатып алып, чистартканнар һәм атлар өчен абзарлар җиткергәннәр. Бүген 32 баш атлары бар инде. Быел 100 башлык сыерлар абзары ясарга да планлаштыралар. Моның өчен берәр Татарстан яки Россия программасына керергә телиләр. Катмышта Ильвир Шакирҗанов та, әтисе Хәйдәр белән, берничә ел инде үгезләр симертә. Болардан тыш, җирлектә тагын сигез гаилә фермасы да бар әле. Аларда бүген 80 баш мөгезле эре терлек һәм 35 баш сарык исәпләнә. Егерме ике шәхси хуҗалык умартачылык белән шөгыльләнә, алар 500дән артык корт гаиләсе тоталар. Катмыштан Рәис Сафинның – 180, Шәрифуллиннарның – 140, Басканнан Госамовларның – 140 баш умарталары бар. А выл җирлеге башлыгы Илшат Габидуллин н ы ң сишәмбе көнне җирлек Советының киңәйтелгән утырышында ясаган чыгышына караганда, узган ел биредә шәхси хуҗалыклар тарафыннан 152,5 центнер ит җитештерелгән. Килограммын уртача 280 сумнан алсаң, бу – 4 млн. 270 мең сум, дигән сүз. Ильвир Шәмсетдиновның КФХсы 5 миллион 600 мең сумлык ит саткан. Шәхси хуҗалы- клар, 3067 центнер сөт тапшырып та, 6 млн. 211 мең сум акча эшләгәннәр.
Катмыш авылында яшәүче Нәҗип Сабиров, аны 293 центнер сатып, гаиләсе бюджетына 694 мең сум керкән. Катмыштан Лилия Гыйниятуллина, Басканнан Камәрия Хәйруллина, Түбән Кыерлыдан Минзилә Вафина гаиләләре дә иң күп сөт сатучылар исемлегендә. Б ылтыр Илдар Юнысов белән Раушан Гыйниятов, маллар абзары җиткерү өчен, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы программасы буенча 100әр мең сум субсидия алганнар. Бүгенге көндә төбәктән егермедән артык гаилә әлеге программада катнашырга тели. Катмыш төбәгендә эшмәкәрлек тә (Рамил Гаделшин кебек үз рамлы пычкыларын булдыручылар да бар), фермерлык та чәчәк ата. Күңелдә алар үзләрен генә кайгырталармы, туган төбәкләренә булышучылары да бармы, дигән сорау туды. Моңа җавапны да җирлек башлыгы Илшат Габидуллин бирде. Нияз Шәмсетдиновның матди ярдәме белән, соңгы елларда, Бүрсет елгасы тугаенда Түбән Кыерлы авылы көне үткәрелә башлаган. Моннан ике ел элек ул туган авылындагы аскы зират чишмәсен дә чистарттырган һәм аңа өскорма куйдырган иде. Газизҗан Шакирҗанов аскы зиратны заманча койма белән әйләндереп алырга ярдәм иткән. Быел анда зират өе төзергә булышкан. Катмыш авылында спорт һәм ял паркы төзелә башлаган. Мөәзин Фаил Мөхәммәтҗанов, гаиләсе белән бергә, зиратның авыл ягы коймасын яңадан тоткан. Алмаз Хаҗиев Катмыш мәктәбе янына балалар мәйданчыгы төзеткән. Катмыш мәчете картлары балаларга яңа ел пакетлары әзерләү өчен матди ярдәм күрсәткән. Фермер Яктиль Гайфетдинов мәктәп малларын тоту өчен печән һәм ашлык белән булышып тора. Биредә демография плюс белән бара, ягъни туучылар күбрәк. 74 хуҗалыклы, барысы 243 кеше пропискада торучы шушы авылда мәктәпкәчә яшьтәге – 22, уку яшендәге – 23 бала, 12 студент бар. Өйләнмәгән егетләре берәү генә, кияүгә чыкмаган кызлары юк. Җыеннарда катнашкан муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов бу мәсьәләдә ярдәм күрсәтәчәген җитерде. Авылларда халык белән очрашулар вакытында гозерләр дә яңгырады. “Былтыр июнь аенда Урманчы авыл җирлегендәге чүплек яна башлаган иде, хәзер дә әчесе күзләргә керә, сулышларга каба әле. Арткы урамнан әбиләр кибеткә төшә алмый, инеш аша кечкенә күпер кирәк“,–диделәр Түбән Кыерлыда. Катмышта мәдәният йортына ремонт башлауны тизләтүне, федераль трассадан авылга керә торган юлга да ремонт үткәрүне сорадылар. Җәй җиткәч кайбер урамнар сусыз кала икән. Баскан халкын борчыган проблемаларның тагын берсе – кул сузымындагы Усали хастаханәсенә 20 километр юл узып, урман аша әйләнеп йөрү. Берсут Сукачы белән ике арада күтәртелгән юл да бар, югыйсә. Ике километрга да тулмаган шушы ара, тирән колеялар ясалып, машина белән йөри алмаслыкка әйләнгән. Бөтен үтенечләр җыен беркетмәсенә кертелде.