90 яше тулды.

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

       Мамадыш районы Түбән Кыерлы авылында туып-үсеп, Бөек Ватан сугыш чорында    тормышнын ачысын-төчесен татып, колхоз эшләрендэ  зур хезмәт куйган  тыл ветераны Борханова Миннегөлсем  Гариф  кызы  үзенең  90 яшьлек  юбилеен билгеләп үтте. Бүгенге көндә ул кызы Нурисә тәрбиясендә Алабуга районы Чыршы авылында матур гына гомер кичерә.

       Юбилей уңаеннан Миннегөлсем апага   Катмыш авыл жирлеге  башкарма комитеты житәкчесе Габидуллин Илшат Гафиятулла улы Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, Мамадыш муниципаль районы башлыгы А.П. Иванов исеменнән Котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International