Июль һәм август айларының гадәттәгедән корырак килүе һәм һава температурасының югары булуы яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчаларында, чоланнарда яшәүче тычканнарның күпләп үрчүенә китергән.
Моны “Россельхозцентр“ның район филиалы белгечләре үткәргән тикшерүләр раслый. “Хәзер көннәр салкынайта башлады. Һава температурасы түбән булганда–көзге айларда һәм кышка кергәндә тычканнарга каршы көрәштә иң яхшы препарат–“Бактороденцид“. Аның биологик нәтиҗәлелеге бик югары. Ул тычканнарда йогышлы авыру китереп чыгара. Приманканы ашаган тычканнар авыруларын башкаларга да йоктыралар. Шуның белән препарат аларның күпләп кырылуына китерә“,–диләр алар. Хәзерге заманда мондый препаратны кайлардан табып булганын халыкка аңлатып торырга кирәкми.