Район планеркасында тантаналы шартларда бүләкләр тапшырдылар

2025 елның 26 декабре, җомга

            Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм Мамадыш муниципаль районының социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен район кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Мансур Фәхриев һәм район башлыгы ярдәмчесе Хәниф Сабиров «Мамадыш муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнделәр.

          Тантана барышында Хәниф Сабиров лаеклы ялга китү карары турында хәбәр итте. Муниципаль район башлыгы аңа күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, эшкә тугрылыгы һәм территория үсешенә һәм анда яшәүчеләрнең иминлегенә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International