Үзебезнең Казанны сайлыйк!

2016 елның 19 сентябре, дүшәмбе

Татарстан башкаласы 200 һәм 2000 сумлык яңа курюроларга символлар сайлау бәйгесенең финал өлешенә узган. Бу хакта Россия Үзәк банкы сайтында хәбәр иттеләр.

Икенче турда (5-30 августларда), ун кадидатураны сайлап алу өчен, ил буенча халыктан сораштыру үткәрелгән иде. Рәсми мәгълүматларга караганда, анда алты меңнән артык кеше катнашкан. Финалда, Казавннан тыш, Владимир, Волгоград, Иркутск, Түбән Новгород, Петрозаводск, Севастополь, Сергеев Посад, Сочи һәм Ерак Көнчыгыш төбәге көч сынашачак. Твоя-Россия.рф сайтында тавыш бирү 7 октябрьдә кндезге сәгать 12дә тәмамланачак. Ә аңарчы тавыш бирүдә һәркайсыбыз катнаша ала. Моннан беребез дә читтә калмасак иде. Бары шул чакта гына без яңа купюроларда республикабыз башкаласын күрә, моның белән горурлана алачыкбыз. Җиңүчеләр шул ук көнне “Россия- 1“ телеканалында кичке сәгать 6да башланачак онлайн-тавыш бирү барышында билге булачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә Казан өчен тавыш бирергә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International