5 – 19 сентябрь Республикада «Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы” игълан ителде.

2016 елның 9 сентябре, җомга

5 – 19 сентябрь Республикада «Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы” игълан ителде. Әлеге акциягә Үзәк китапханә хезмәткәрләре бик теләп кушылдылар. Атналык кысаларында китапханәчеләр китапханәгә йөри алмаучы өлкән һәм инвалид китап укучылар янында булдылар. Өйләренә яңа китаплар, вакытлы матбугат һәм истәлекле бүләкләр белән бардылар. Газета – журналлардагы кызыклы вагыйгалар турында кызыклы әңгәмәләр кордылар, аларның тормыш – көнкүрешләре белән кызыксындылар. Инвалидлар, өлкәннәр белән эш ел дәвамында алып барыла. Китапханәчеләр әлеге укучылар өендә көтеп алынган кунаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International