Корбан гаетеннән туры трансляцияне Мамадыш радиосы аша тыңлый алачаксыз.

2016 елның 7 сентябре, чәршәмбе

Районыбыз мөселманнары да, мәчетләрдә гает намазы укып, корбан чалачак. 
Корбан чалу өч көн дәвамында рөхсәт ителә. Татарстанда Корбан гаете көне- ял көне дип игълан ителде. Билгеле булганча, Корбан бәйрәме Ибраһим галәйһиссәламнән үк килә һәм Аллаһы Тәгаләгә якынаюны аңлата.

Район мәхәлләләренә кешеләр бәйрәм иртәсендә 04.30 сәгатькә чакырыла. 05.30 сәгатьтә- Гает намазы. Үзәк мәчеттә бәйрәм вәгазен имам Наил хәзрәт Вахыйтов тәкъдим итәчәк. Чарада район башлыгы Анатолий Ивановның да катнашуы көтелә. 
Сүз уңаеннан, Үзәк мәчеттәге Корбан гаете чаралары «Нократ дулкыннары- Вятские волны» радиоканалында турыдан-туры эфирда трансляцияләнәчәк (103.9 FM ешлыгында).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International