Июнь аеннын башлап бездә нибары 154 миллиметр явым-төшем булган. Алабуга районында ул–195, Балык Бистәсендә–165, Кукмарада–167, Теләчедә–186, Сабада 164 миллиметр. Август аенда да, күрше районнар белән чагыштырганда, бездә иң аз явым-төшем күзәтелгән. Балык Бистәсендә яңгыр, хәтта, ике тапкыр күбрәк яуган. 2нче сентябрь көнне, бездә 13 миллиметр явым-төшем булганда да, Теләчедә ул–20,7, Сабада–19,4, Кукмарада–20, БалыкБистәсендә 15 миллиметр күләмендә төшкән. 5нче сентябрьдә бездә бөтенләй булмады. Ә Сабада–9,4, Кукмарада–6,5, Балык Бистәсендә–5, Теләчедә 4,6 миллиметр теркәлгән.