Бүген кич район мәдәният йортында Әтнә халык театры күренекле драматург Туфан Миңнуллинның "Мулла" спектаклен куячак. Бушлай. Төп тамашачылар – мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, тәрбиячеләр. Сез дә килегез һәм күрегез, Әтнә театры Мамадышка көн дә килеп тормый! “Мулла“ спектакле – тамашачыларның калебләрен чистарткан, уңны - сулдан аерырга өйрәткән әсәр, файдасы тими калмас... “Театр – күңелдә дәрт уятыр!“ – диләр ич! Башлана 19.00 сәгатьтә.