8 яшүсмер- 14 яше тулган мәктәп укучылары өчен бу көн мәңгегә истә калыр.

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

2016 нче елның 30 августында Республика көнендә  Мамадыш шәһәре Нократ елгасы  Яр буенда паспорт тапшыру тантанасы үтте. 8 яшүсмер- 14 яше тулган мәктәп укучылары өчен бу көн мәңгегә истә калыр.

   Тантанада Мамадыш район Башлыгы Анатолий Иванов, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова,Татарстан Республикасында Россия ФМХИ Мамадыш районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Гөлүсә Мөбарәкшина катнашты. Ул яшүсмерләргә ничек паспортны тотарга, аның  җәмгыятьтә кулланышы турында сөйләде. Шулай ук бәйрәм кичәсенә, балаларын котларга әти-әниләре, туганнары килгән иде.

     Бәйрәм ахырында Мамадыш районы Башлыгы Анатолий Иванов паспорт ияләрен чын күңелдән котлап   чын гражданнар булып үсүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International