22 нче август көнендә Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә соңгы 30 елда бер тапкыр да очрамаган Афина исемле кызның тууы теркәлде. Руслан һәм Регина көтеп алынган нәниләренә шундый матур исем куштылар. Афина –грек сүзе, ул ышанычлы,абруйлы дигәнне аңлата.
ГХАТ бүлеге начальнигы Фәния Әхмәтшина гаиләгә исәнлек , балаларының игелекле булып үсүен теләп туу турында документ тапшырды.