9 нчы июль көнне Мамадыш районында Нократ елгасы яр буенда, Бөтенрәсәй кысаларында уза торган “Гаилә, ярату һәм тугрылык көне” бәйрәме булып узды. Табигатьнең көйсезлегенә карамастан, мамадышлылар үзләренең икенче парлары һәм балалары белән ашыгып бәйрәмгә килделәр.
Кунакларны шәһәр башлыгы Рәшит Гарип улы котлады, гаиләләргә тигез тормыш,бәхет, сәламәтлек теләде. Интернет “Интернациональ гаилә” конкурсына нәтиҗә ясалды һәм интернет тавыш бирү юлы белән Левонян гаиләсе беренче урын алды. Шулай ук районның моннан 5 ел элек бэйрэм көнне язылышкан Шигаповлар, Мурзахановлар һәм Мустафиннар гаиләләре билгеләп үтелде. Аларны һәм бәйрәмгә килгән кунакларны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина котлады. “Әлеге бәйрәм гаилә кыйммәтләренә карата яшь буында хөрмәт, ихтирам уяту максатыннан билгеләп үтелә. Гаиләне саклап һәм һәрьяктан яклап, кадерен белеп яшик.”-дип ассызыклады ГХАТ бүлеге җитәкчесе. Шулай ук үрнәк гаиләләргә район Башлыгы Анатолий Иванов исеменнән рәхмәт хаты, бүләк һәм мәхәббәт һәм тугрылык символы булган ромашкалар бәйләме бүләк итте.
Куп балалы һәм актив гаиләләр спорт эстафеталарында катнашып, бүләкләр оттылар. Иң яшь мамадышлылар аттракционда рәхәтләнеп ял итә алдылар. Ачык һавадагы сәхнәдә шәһәрнең Мәдәният йортының иҗат коллективлары катнашында бәйрәмгә килгән мамадышлылар өчен концерт программасы булып узды.