Албай авыл мәдәният йортында китапханә көче белән әзерләнгән “Серле кино дөньясы” дип исемләнгән китап –шоу үткәрелде. Китап-шоуда ике команда көч сынашты.Кереш өлештә кино сәнгате турында сөйләнде. Уен 4 турдан торды.Китап-шоуның темасы Г.Әпсәләмов һәм аның “ Ак чәчәкләр” романы буенча төшерелгән фильмга багышланган иде.Һәр тур арасында музыкаль пауза ,тамашачылар белән уен оештырылды.