14 май көнне Кече Сон, Югары Сон, Урта Сон авылларында бюджет эшчеләре, укучылар, авыл хезмәтчәннәре белән берлектә агачлар утыртылды.
Яңа ачылачак Яруллиннар һәм туган якны өйрәнү музее янына туя, каштан, сирень, чикләвек агачлары утыртылды. Өч авылның да Сабантуй мәйданнары янына, мәктәп территорияләренә чыршы, миләш агачлары утырттык. Барлыгы 200 төп агач утыртылды