Мамадыш мәдрәсәсендә чыгарылыш кичәсе булып узды
Быел мәдрәсәне 23 шәкерт тәмамлады: ир-атлар 6 кеше, хатын-кызлар исә – 17. Алар барысы да 4 еллык уку-укыту программасын үзләштереп, уңышлы гына чыгарылыш имтиханнарын тапшырдылар. Ир-атлар “Имам-хатыйп”, ә хатын-кызларга “Ислам нигезләре мөгаллимәсе” квалификациясе бирелүен раслый торган дипломнар тапшырылды. Алар арасында дин өлкәсендә хезмәт куючы – имамнар, мөәзиннәр, абыстайларда бар.