11 май көнне Кече Кирмән мәдәният йорты хезмәткәрләре чишмәләрне чистартуны оештырдылар. Бакырчы, Трайт чишмәләре тирәләрен чистарттылар. Чишмә территорияләре яшәреп, матурланып китте. Алга таба да чишмәләрне чистарту эшләре дәвам итәчәк.